2 меңләп төре билгеле, Татарстан территориясендә Keratella, Asplanchna, Polyartra, Brachionus, Syncheta һәм башка ыругныкылар очрый. Төче сулыкларда, мүктә, түшәмәдә, туфракта киң таралганнар, алар арасында умырткасыз хайваннарның паразитлары очрый.

Үлчәмнәре бик кечкенә (0,04 тән 3 мм га кадәр), ата суалчаннар ана суалчаннарга караганда шактый ваграк. Гәүдәсе баш, тән һәм аяк өлешләренә бүленә.

Йөзүче төрләре ярым үтә күренмәле капчыкны, түгәрәк пластинка яки бөтерчекне хәтерләтә; кайбер төрләре чәнечке, энә яки кабырчыклар белән капланган; аз хәрәкәтләнүчән формалары көпшә рәвешендәге өннәрендә тереклек итә, ерткычлардан шуның эченә кереп сакланалар. Йөзүче планктон бөтерелчек суалчаннар, үз күчәрләре тирәли бөтерелү аппараты ярдәмендә әйләнеп, алга таба спираль буенча хәрәкәтләнәләр. Суда йөзеп йөргән вак азык кисәкчекләрен хәрәкәт барышында эләктереп алалар.

Күбесенчә субстратта яшәүче бөтерелчек суалчаннар үзенчәлекле аяклары, хортумчыгы, бөтерелү аппараты һәм кыллары ярдәмендә шуышалар яки «атлап баралар».

Аз хәрәкәтләнүчән формалары еш кына колонияләр хасил итә. Бөтерелчек суалчаннарның күбесе – полифаглар (төрле азык белән туенучылар): бактерияләр, иң түбән төзелешлеләр, суүсемнәр, хайваннарның вак таркалган кисәкчекләре белән тукланалар.

Бөтерелчек суалчаннар – аерым җенесле хайваннар, аларга сезонлы цикломорфоз (гәүдә формасы үзгәрү чоры), җенесле һәм җенессез цикллар чиратлашу, үсеш барышында тынлык фазалары хас.

Гидробионтларның башка төрләре өчен азык булып торалар.

Сулыкларның үзлегеннән чистаруы, агынты суларны биологик чистарту процессында әһәмияте бик зур.

Су сыйфатын бәяләгәндә индикатор буларак кулланылалар.