Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Можарово, Новотроица исемнәре белән билгеле.

1861 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм тегүчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, Новотроица чиркәве (1930 елда ябыла, 1935 елда сүтелә), земство мәктәбе (1870 еллар), тегермән, 2 вак-төякләр, казна һәм шәраб кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 909 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Тояба волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Подберезье авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Красный Герой” колхозы оештырыла, 1958 елда “Авангард” колхозы (Олы Подберезье, Турминский авыллары) составына керә, 1963 елда “Подберезье” колхозы итеп үзгәртелә. 2012 елдан – “Подберезье” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб бар. Клуб каршында “Сударыня (1971 елдан), “Юность” (2008 елдан) вокаль ансамбльләре эшли.

Авылдан төньяктарак Чирмешән елгасы үзәнендә “Зур күл” табигать истәлеге урнашкан (1978 елда билгеләнә).

Халык саны

1782 елда – 22 ир-ат;
1859 елда – 478,
1897 елда – 575,
1908 елда – 865,
1920 елда – 514,
1926 елда – 556,
1938 елда – 536,
1949 елда – 324,
1958 елда – 229,
1970 елда – 172,
1979 елда– 128,
1989 елда – 96,
2002 елда – 99,
2010 елда – 79,
2017 елда – 84 кеше (руслар – 98%, чуашлар – 2%).