Эчтәлек

Биографиясе

1951 елның 5 августы, Сарман районы Карамалы авылы — 2020 елның 30 ноябре, Казан.

1975 елда Казан консерваториясен (А.Величко классы) тәмамлый.

1971–1978 һәм 1981–1995 елларда Татар опера һәм балет театры оркестрының трубачылар төркеме артисты һәм концертмейстеры (1973 елдан), 1996–1998 елларда — Казан консерваториясендә камера ансамбле классы, 2007 елдан труба һәм тынлы музыка уен кораллары ансамбле классы укытучысы.

Й.Гайдн, И.Гуммель, А.Арутюнян һ.б.ның әсәрләреннән торган репертуар белән концертларда чыгыш ясый.