Биографиясе

1956 елның 21 ноябрендә Казанда туа.

1979 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты), 1984 елда Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлый.

Казан технология университетында эшли, химик җитештерү машиналары һәм аппаратлары кафедрасы мөдире (1998 елдан), бер үк вакытта хәвеф-хәтәрле җитештерү объектлары җитәкчеләрен һәм белгечләрен әзерләү оешмаларын аккредитацияләү үзәге җитәкчесе (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидродинамика, масса алмашу һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсенә карый.

Поникаров ике фазалы күп компонентлы тирәлекләрдә компонентларны экстракцияләү һәм ректификацияләү процессларын тикшерә. Почмакча әйләнү тизлеге үзгәрешле булган дифференциаль-контактлы типтагы үзәктән куулы экстракторлар һ.б. сәнәгать аппаратларын эшли (РФнең химия сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).

Аның тырышлыгы белән университетта «нефть һәм газ эшкәртү җиһазлары» дигән яңа белгечлек ачыла.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Влияние двухслойности жидкости на развитие течения вблизи вращающейся плоскости при разгоне // Изв. РАН. Механика жидкости и газа. 1997. № 3 (автордаш);

Расчёт и конструирование оборудования пищевых и химических производств. К., 2002 (автордаш);

Пластинчатые и спиральные теплообменники // Машиностроение: Энцикл. М., 2004. Т. 12 (автордаш).