Тарихы

1730 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Чыршылысы исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм киез-киез итек басу тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, мәчет, мәдрәсә, су тегермәне эшли. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1082,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә губернасы Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Сарман районында.

Хәзер – Югары Чыршылы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл тау» колхозы оештырыла. 1959 елда – берләштерелгән «Ленинчы» колхозына (үзәк утары – Югары Чыршылы авылы; шулай ук Түбән Чыршылы, Усай авыллары керә) кушыла.

1986 елдан авылда – берләштерелгән «Дружба» колхозы (үзәк утары – Ләке авылы), 1994–2002 елларда – «Чыршылы» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1953 елда – тулы булмаган урта (1979 елда яңа бина төзелә), 1986 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1972 елда элекке хосусый йортта ачыла, 2011 елдан – мәктәп бинасында), китапханә (1972 елдан – мәдәният йорты бинасында, 1974 елдан – аерым бинада, 2011 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, «Иман нуры» мәчете (2000 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында 2014 елдан – «Театр сөючеләр» һәм 2018 елдан «Көлке төенчеге» театр коллективлары, 2018 елдан «Сәйлән» балалар бию коллективы эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Фәрхетдинов (1943 елда туган) – инженер-геолог, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 506,
1897 елда – 731,
1920 елда – 910,
1926 елда – 712,
1938 елда – 552,
1949 елда – 387,
1970 елда – 307,
1979 елда – 264,
1989 елда – 180,
2002 елда – 189,
2010 елда – 153,
2021 елда – 170 кеше (татарлар – 93%, руслар – 7%).