- РУС
- ТАТ
математик һәм механик, техник фәннәр докторы (1963), профессор (1965)
1920 елның 27 гыйнвары, Казан губернасы, Казан өязе Күлтәс авылы — 1998 ел, Мәскәү.
Казан университетын (1941) һәм Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби һава инженерлары академиясен (Мәскәү, 1944) тәмамлый.
1944 елдан Мәскәү хәрби училищесендә укыта, 1948 елдан Хәрби һава инженерлары академиясендә кафедрасы башлыгы; 1972 елдан Мәскәү авиация институтында.
Мөбарәкшин идарә ителүле объектларны маневр ясаучы объектларга төзәү системалары төгәллегенең ихтималый характеристикаларын һәм сугышчан нәтиҗәлелеген математика исәпләү алымнарын эшли. Идарә ителүле стохастик динамик системаларның халәтен оптималь фаразлау теориясен тәкдим итә.
Хезмәт нәтиҗәләре Россия Хәрби һава көчләрендә һәм сәнәгать предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.
РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (2005, үлгәннән соң). 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Аналитическое исследование точности бортовых систем с программным сопровождением цели. М., 1961;
Об оптимальной структурной схеме фильтров. М., 1962 (автордаш);
Комплексное наведение летательных аппаратов и отделяемых средств. М., 1990.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.