- РУС
- ТАТ
(франц. paysage), табигать күренешләрен, шулай ук нигездә шул жанрда башкарылган сәнгать әсәрен сурәтләүгә багышланган сынлы сәнгать, бигрәк тә нәкышь һәм графика жанры
Пейзаж, мөстәкыйль жанр буларак, VII йөздә Кытай, XVII йөздән Европа сәнгатендә үсеш ала. Күренеш пейзажы жанрында Казан һәм Казан төбәге гәүдәләндерелгән әсәрләр XVII йөздән күп кенә чит ил һәм рус рәссамнары тарафыннан иҗат ителә (А.Олеарий, Н.Витсен, И.-В.Люрсениус, К. де Бройн, Ж.Жакотте, А.Дюран, Н.Ф.Челнаков, А.Г.Рудаков, М.И.Махаев, А.И.Свечин, П.Т.Балабин, Е.М.Корнеев, Г.Г. һәм Н.Г.Чернецовлар, К.П.Беггров һ.б.).
XIX йөзнең 1 нче яртысында Казанда яшәгән рәссамнар В.С.Турин, Э.Турнерелли график күренеш пейзажы жанрында иң яхшы архитектура истәлекләреннән һәм шәһәр күренешләреннән торган эстамп серияләрен иҗат итәләр. Н.Н.Кафтанников, П.Ф.Табуреның 1830 еллардагы Казан басмаларында, «Заволжский муравей» журналындагы график рәсемнәре пейзаж характерында. Казан университетының рәсем классы укытучысы, САдә белем алган Н.А.Ракович (яңа пейзаж нәкыше мәктәбенә нигез салучы М.Н.Воробьёв шәкерте) пейзажы нәкышь жанрында эзлекле һәм нәтиҗәле эшли. Аның нәкышь һәм акварельләре Казанда пейзаж жанрын яңа дәрәҗәгә күтәрә.
XIX йөзнең 2 нче яртысында Урта Идел һәм Кама буе табигате рус пейзаж нәкышенең «алтын» фондын тулыландырган күренекле рус пейзажчылары И.И.Шишкин, Л.Л.Каменев, А.П.Боголюбов, К.Ф.Гун картиналарында урын ала. 1895 елда ачылган Казан сәнгать мәктәбе, махсус пейзаж классы булмаса да, пейзаж жанрын үстерүгә көчле этәргеч бирә. Мәктәп укытучылары И.А.Денисов, Х.Н.Скорняков нигездә пейзаж осталары булып таныла, Г.А.Медведев, П.П.Беньков, Н.И.Фешин иҗатында пейзаж зур урын алып тора.
1920 еллар сәнгатендә пейзаж жанры, шактый зур үзгәрешләр кичереп, графикада аеруча ачык гәүдәләнеш ала. Экспрессионизмнан алып кубофутуризмга кадәрге яңа стилистик юнәлешләрне ачыклау өчен киң мөмкинлекләр биргән шәһәр пейзажы яңа эчтәлек белән тулылана. Вак темаларның һәм «этюдчылык»ның капма-каршысы булган урбанистик үрнәкләр «Подсолнечник», «Всадник», ТатЛЕФ берләшмәләре әгъзалары — рәссамнар: К.К.Чеботарёв, И.Н.Плещинский, Е.А.Александров, Д.М.Фёдоров һ.б.ның әсәрләрендә зур урын били. Н.М.Сокольский, В.В.Кудряшов, Н.С.Шикалов, П.М.Дульскийның графика пейзажы серияләрендә Казан архитектурасы истәлекләре яңача ачыла. А.Г.Платунова, П.М.Зотовның камера пейзажы характерындагы әсәрләре символик-аллегорик эчтәлеге белән аерылып тора. ТатАХРР вәкилләре Г.А.Медведев, П.А.Радимов, Н.П.Христенко, И.И.Князьков, А.К.Лукоянов һ.б. иҗатында пейзаж, заманның социаль әһәмияткә ия билгеләре белән баетылып, традицион реализм юнәлешендә үсә. Әлеге тенденция социалистик реализм кысаларында иҗат алымнарын унификацияләү чоры булган 1930–50 елларда өстенлек итә. Д.П.Архипов, В.Л.Лаптев, П.М.Байбарышев, В.А.Родионов, Д.Г.Булат, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов, В.К.Тимофеев һ.б. картиналарында пейзаж еш кына индустриаль һәм колхоз хезмәте кайнаган күренеш фонына әйләнеп кала. Әлеге чорның барлык диярлек рәссамнары иҗатындагы камера пейзажында объективлыкка, реалистик конкретлыкка, табигать күренеше һәм халәтенең тормыштагыча чынлыгына ачыктан-ачык омтылу хас. XIX йөзнең 2 нче яртысында рус пейзаж нәкышенең (аерым алганда, И.И.Шишкин) традицияләренә таянган К.Е.Максимов иҗаты эпик пейзаж жанрын яңарту теләге белән сугарылган.
XX йөзнең 2 нче яртысы сәнгатендә пейзаж жанры зур үзгәрешләр кичерә. Пейзажның географиясе киңәя, жанр күренеш типларына байый, индустриаль һәм тарихи пейзаж үсеш ала — тематик серияләр, триптихлар һәм полиптихлар, жанрара характердагы әсәрләрнең яңа формалары барлыкка килә: натюрморт пейзажы, тематик картиналар пейзажы һ.б. Графика сәнгатендә пейзаж яңадан тигез хокуклы урын ала. Пейзаж нәкыше палитрасы төсләр һәм тоннар нисбәтләренең киң спектры белән байый. Н.Д.Кузнецов, Р.В.Нурмөхәммәтов, В.А.Попов, М.Г.Госманов әсәрләрендә нефть химиясе сәнәгате гигантлары, республикадагы яңа шәһәрләр, тимер юл һәм елга транспорты магистральләре төзүдәге югары рух күтәренкелеге белән сугарылган индустрия пейзажы сәнгатьтәге «җепшеклек» чорында (1950 еллар ахыры — 1960 еллар башы) әйдәп баручы һәм бер үк вакытта иҗади казанышлар өлкәсе булып тора. Татарстан сәнгатендә махсус лирик-эпик юнәлештәге пейзажны С.О.Лывин, М.Х.Хәйретдинов, лирик күңел һәм халәт пейзажларын А.Л.Прокопьевлар тудыра. Э.Б.Гельмс, Э.Спориус, Т.А.Зуева, Н.У.Әлмиев, Р.Ә.Госманов һ.б.ның акварель, пастель, карандаш белән башкарылган юл пейзажы сәхифәләренең зур осталык белән иҗат ителүләре билгеләп үтелә. Казан, Болгар, Алабуга, Зөя шәһәрләренең архитектура ядкәрләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең тормышы белән бәйле урыннар М.К.Мавровская, И.К.Колмогорцева, Л.А.Потягунин, Р.Ә.Госманов, Г.А.Рахманкуловалар тарафыннан тудырылган тәфсилле график серияләрнең эчтәлеген тәшкил итә. Пейзаж сәнгатендә А.А.Аникеёнокның сюжет эчтәлегеннән азат, үзенчәлекле эзләнүләр агымында үсүче иҗаты аерым урын алып тора. Картиналарында пейзажны портрет жанры элементлары белән берләштергән һәм тормыш-көнкүрешнең милли традицион формаларын шигъри кануннарга буйсындырган И.К.Зарипов иҗаты — үзенчәлекле аерым сәхифә. XX—XXI йөзләр чигендә пейзаж сәнгате рәссамның эчке дөньясын күбрәк турыдан-туры күчерү ягына үзгәрә, милли традицияләр белән кинаяләргә һәм сәер омтылышларга хас поставангард стиленең бер юнәлештә булуын тигезләп тора. Ә.Р.Ильясова, Е.Г.Голубцов, Ш.М.Шәйдуллин, З.М.Миңнәхмәтовларның нәкышь, М.И.Кузнецов, В.И.Сынковның графикадагы иҗатлары шушы рәвештә үсә. А.Ф.Иншаков, А.С.Федотов һәм башка бик күпләрнең иҗатында традицион лирик пейзаж үсеш ала. Мәдәниятне милли тиңләштерү контекстында тарихи пейзаж жанры Ә.И.Тумашев, К.А.Нәфыйков, Р.Г.Заһидуллин, Ф.Г.Халиков һ.б. иҗатында яңа үрләргә ирешә.
Шулай ук кара Сынлы сәнгатьтә тарихи жанр, Архитектура графикасы.
Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись, скульптура, графика. М., 1978;
шул ук. Искусство Татарии: История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 г. М., 1987;
Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983.
Автор — Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.