Бердәнбер төре – зур канлут (C. majus). Төньяк ярымшарның субарктик һәм уртача поясларында таралган.

Татарстан территориясендә барлык районнарда очрый. Буш җирләрдә, кисенделәрдә, ерганак буйларында, чүп үлән буларак паркларда, бакчаларда һәм торак яннарында үсә.

30-90 см биеклектәге үсемлек. Тамыры үзәк, кыска тамырчалы. Сабагы туры, тармаклы. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман бүленмә, өсте яшел, асты күксел. Чәчәкләре сары, чатырсыман чәчәк төркемендә. Җимеше – кара көрән төстәге күпсанлы вак орлыклы кузаксыман тартмачык, сусыл үсентесе кырмыскалар өчен азык булып тора, алар исә, орлыкларны ташып, канлутның таралуына булышлык итә. Үсемлекнең бөтен өлеше дә кызгылт-сары сөтле сыекчалы. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре июльдән өлгерә башлый.

Үләнендә алкалоид, флаваноидлар, органик кислоталар, дуплау матдәләре бар. Бәвел кудыру чарасы һәм бактерицид үзлекләргә ия.

Халык медицинасында сөтле сыекча сөялләрне бетерү, җәрәхәт, яраларны, кайбер тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

Үләне инсектицид үзлеккә ия, яшелчә һәм бакча культуралары корткычларына каршы кулланыла.

Агулы үсемлек.

Зур канлут