Биографиясе

1923 елның 1 сентябре, Спас кантоны Әҗмәр авылы – 2020 елның 24 августы, Казан шәһәре.

Спас педагогика училищесен (1941), Казан педагогика институтын (1951) тәмамлый.

1941 елдан Ямбакты җидееллык мәктәбендә, 1944 елдан Спас районының Әҗмәр җидееллык, соңрак унъеллык мәктәбендә, 1968 елдан Казанның 68, 55, 13 нче мәктәпләрендә директор; 1988–2002 елларда Казанның 130 нчы өстәмә белем бирү мәктәбендә педагог.

Әдәбият

Карташова Л.Б. «И не было добрее Вас и строже» // Спасские сказания (Из прошлого и настоящего города Болгар и Спасского района Татарстана). Казань, 2003.