«Ялт-Йолт» журналы

«Яшен» журналы дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1910 елның 15 маеннан 1918 елның июненә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә.

Айга 2 тапкыр басыла, барысы 123 саны чыга.

Мөхәррире — Ә.Урманчиев.

Җаваплы сәркәтибе — Г.Тукай, ул баш мөхәррир вазифасын да башкара.

Юнәлеше

Журналда Тукайның 50 гә якын шигыре, 1910–1915 елларда язылган сатирик, прозаик һәм публицистик әсәрләре (фельетоннар, памфлетлар, хикәяләр, эпиграммалар, пародияләр) басыла.

1913 елның 10 апрелендә дөнья күргән саны, шулай ук 1914–1916 елның апрель саннары тулысынча Тукай истәлегенә багышлана.

Ф.Әмирхан «Ташмөхәммәд», «Т.Д», «Җамҗаметдинов» тәхәллүсе белән сатирик әсәрләрен чыгара.

Әдәби кыйммәте аз булган әдәбиятка рецензияләрен ул «Имгәк» тәхәллүсе белән, сәяси сатирага — «Әүлия уллахтан бер залим», дини «Дин вә мәгыйшәт» журналы язмаларына карата булганнарын «Хәлфә» тәхәллүсләре белән бастыра.

«Ялт-йолт»та Г.Камалның шигырьләре, фельетон һәм пародияләре, шул исәптән аның «Яшенче» тәхәллүсе белән, график әсәрләре дөнья күрә.

Журнал белән Ш.Әхмәдиев, Ф.Бакир, И.Биккулов (тәхәллүсе «Акмали»), С.Галимов («Дәҗҗалов»), Н.Думави («Өй анасы»), Х.Искәндәров («Астыртын»), Х.Исхакый, Һ.Килдебәков, Г.Коләхмәтов, Т.Мирзалиев («Тимер Калтай»), Ш.Мостаев («Ш.М»), С.Рахманколый, С.Сүнчәләй, М.Укмаси һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Г.Ибраһимовның М.Солтановның мөфти вазифасында булуына 25 ел тулуга багышланган «Буш юбилей» язмасы зур яңгыраш тудыра.

Тукай белән Камал журналга эшкә рәссамнар Ш.Гайфи, С.Яхшыбаевны җәлеп итә.

«Ялт-йолт» Идел-Урал төбәге татарларында зур популярлык казана, башкорт, казакъ, үзбәк, әзәрбайҗаннар арасында тарала.

Әдәбият

Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.