Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ибраш-Бөрешле исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, читкә китеп эшләү – Пермь губернасында агач кисү таралган була.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда тегермән эшли. 1887 елда миссионерлык училищесе ачыла.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1634,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Грахов волостена керә. 1920−1921 елларда Вотяк автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Бөрешле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла. 1956 ел мәгълүматларына караганда, авыл Фрунзе исемендәге колхоз составында (колхоз идарәсе Бөрешле авылында). 1966 ел мәгълүматларында Фрунзе исемендәге колхоз идарәсенең Абалач авылында урнашканлыгы әйтелә.

1988 елда авыл “Победа” колхозы оештырып, Фрунзе исемендәге колхоз составыннан бүленеп чыга (кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асраучылык). 1997 елдан авыл “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 еллар уртасына кадәр авылда бала тудыру йорты була. 1995 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли, 1995 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (бинасы 1995 елда төзелә). Мәктәп каршында 2004 елда тарих-төбәкне өйрәнү музее булдырыла (оештыручысы – Г.П.Козлов).

Авылда “Ручеёк”балалар бакчасы (бинасы 2014 елда төзелә), мәдәният йорты (1995 елда), китапханә бар. Мәдәният йорты каршында “Ак чишмә” керәшен татар ансамбле эшли (2003 елдан, оештыручысы – А.А.Рябова).

Төзекләндерелгән “Ак чишмә” бар.

Күренекле кешеләре

Е.В.Уткин (1932−1977) – шагыйрь, журналист (1992 елда Менделеевск төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Уткиннар гаиләсе тарафыннан Е.В.Уткин исемендәге әдәби-төбәк бүләге булдырыла, ул исә ел саен “Бөрешле чишмәләре” дигән поэзия бәйрәмендә тапшырыла, шагыйрь туган йорт урынында обелиск куела).

Халык саны

1859 елда – 365,
1887 елда – 740,
1905 елда – 947,
1926 елда – 1029,
1938 елда – 524,
1949 елда – 418,
1958 елда – 386,
1970 елда – 356,
1979 елда – 206,
1989 елда – 126,
2002 елда – 178,
2010 елда – 188,
2017 елда – 203 кеше (керәшен татарлар – 58,1%, руслар – 32%, мөселман татарлар – 7,4%, үзбәкләр – 2,5%).