Эчтәлек

Җүвәйни сүзләренә караганда, «хакимлегенең башлангыч чорында, аңа башка монгол кабиләләре кушылганда, начар гадәтләрне бетерде... һәм акыл кушуы буенча, яхшы, лаеклы гадәтләр урнаштырды».

Ясаның төп таләпләре «саф, бозылмаган, гадел, галим һәм акыллы» кешеләрне олылау һәм хөрмәт итү, яманнарны һәм гаделсезләрне җавапка тарту; барлык диннәрне ихтирам итү; зина кылуны, караклыкны, ялган шаһитлек бирүне, хыянәтне һ.б.ны тыю. Тәхеткә варислык, башка илләр һәм халыклар белән мөнәсәбәт тәртипләре күрсәтелә. Ясада хәрби хезмәт (мәсәлән, барлык ирләр дә 10, 100, 1000 һәм 10000 кешелек отрядлардан торган гаскәрдә хезмәт итәргә тиеш), җинаять җаваплылыгы (күп җинаятьләргә үлем җәзасы карала), кайбер гаилә һәм мирас хокуклары һ.б. турында әйтелә.

Тулы тексты сакланмаган. Аерым өлешләре Рәшидетдин, Җүвәйни, Мәкризи һ.б. авторлар тарафыннан китерелә.

Әдәбият      

Попов П. Яса Чингисхана // Зап. Вост. отд-ния Рус. археол. об-ва. 1907. Т. 17; 

Вернадский Г.В. История России: Монголы и Русь. М., 2000. Т. 3.