И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Галимҗан Шәрәф. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1896 елның 29 декабре (1897 елның 10 гыйнвары), Казан губернасы, Тәтеш өязе Аксу авылы – 1950 елның 13 гыйнвары, Казан.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (1912), Казанда 2 нче реаль училищене (1915) тәмамлый. 1917 елга кадәр Тимер юл элемтәсе институтында (Петроград) укый.

Әгъзалары арасында Ильяс белән Җиһангир Алкиннар, Габдулла белән Гани Абызовлар булган «Татар учагы» студентлар түгәрәген оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе. 1 нче һәм 2 нче Бөтенросссия мөселман корылтайларына катнаша (1917). Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәте рәисе.

Г.Шәрәф территориаль автономия (тупраклы мохтарият) концепциясен эшли, Идел-Урал Штаты, Татар-Башкорт ССР һәм ТАССР проектларының эксперты була (И.Алкин белән бергә); ТАССРның чиктәш төбәкләр белән чикләрен билгеләү буенча катнаш комиссия әгъзасы. Татар-Башкорт Республикасының актив тарафдары (татар һәм башкорт халыкларының тарихи, мәдәни һәм тел буенча якынлыгына басым ясый).

1920–1933 елларда ТАССР Үзәк Башкарма комитеты каршындагы Административ берәмлекләр үзәк комиссиясенең гыйльми консультанты.

1919–1920 елларда Казан университетының тарих-филология факультеты тыңлаучысы: профессор В.А.Богородицкий җитәкчелегендә эксперименталь фонетика өлкәсендә тикшеренүләр башлап җибәрә (1927 елдан эксперименталь лаборатория ассистенты).

1921–1922 елларда Гыйльми Үзәкнең шәркыять бүлеге белән җитәкчелек итә. 1922–1937 елларда Көнчыгыш педагогия институтында. 1 нче Бөтенсоюз тюркологлары съезды (Баку, 1926) делегаты. Съездда илдә язуны латинлаштыру мәсьәләсе карала.

1927 елның маенда И.В.Сталинга хат юллап, анда татар язуын гарәп графикасыннан латинга күчерүгә каршы фикер белдерә, чөнки, аның фаразынча, мондый гамәл татар халкының күпгасырлык рухи һәм мәдәни традицияләренең онытылуы белән нәтиҗәләнәчәк. Хаты өчен эзәрлекләүгә дучар була; гаиләсенең әгъзалары кулга алына (кара: Шәрәфләр).

СССР Төбәкчелек белеме үзәк бюросы мөхбир әгъзасы (1926 елдан). Халыкара эксперименталь фонетика ассоциациясенең (Вена, 1929) хакыйкый әгъзасы.

Репрессияләнә (1937; 1945 елда лагерьдан иреккә чыгарыла һәм, урта мәктәптә татар теле методисты һәм укытучы буларак, Апас районына җибәрелә.); үлгәннән соң аклана.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тел белеменә, демографиягә, икътисади географиягә карый.

Татар теле фонетикасы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. В.А.Богородицкий белән бергә татар телендәге сузык авазларны билгеләү һәм язуда белдерү мәсьәләсенә ачыклык кертә. Ул чорда татар тел белемендә бу мәсьәлә буенча фикер бердәмлеге булмый: берәүләр татар телендә 10 сузык бар, аларның барысын да язуда аерым хәреф белән бирергә кирәк дип барсалар, башкалар һәрбер сузыкны аерым хәреф белән белдерүнең зарурлыгы юк, парлыларын берләштереп тә бирү мөмкин дигән карашны алга сөрәләр. Шәрәф белән Богородицкий беренче фикернең дөреслеген исбатлап чыгаралар.

Шәрәф беренче буларак татар телендә (рус теле белән чагыштырганда) катылык-йомшаклык күренеше җәһәтеннән сузыкларны гына түгел, тартыкларны да чагыштыру кирәклеген әйтә; төрки телләрдә сингармонизм законының яңа сыйфатламасын ача, бу телләрдә тартыклар «гармониясе» барлыгын ассызыклап күрсәтә. Беренчеләрдән булып төрки-татар фонетикасы мәсьәләләрен морфологиягә бәйләп тикшерә башлый. Чит ил галимнәре Шәрәф хезмәтләренә югары бәя бирәләр.

Г.Тукай катнашында татар әдәбиятының беренче хрестоматиясен нәшер итә («Мәктәптә әдәбият дәресләре» 1912).

Истәлеге

Казанда Г.Шәрәф яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Хезмәтләре

Татар иле. Казан, 1920 (автордаш).

Яңа авыл. Әлифба: 2 кис. Казан, 1926 (автордаш).

Җөмһүрият мөнәсәбәте белән // Кызыл Армия. 1920. 16 июнь.

Татар җөмһүрияте безгә нәрсә бирәчәк? // Кызыл Армия. 1920. 25 июнь.

К вопросу о принятии для тюркских народностей латинского шрифта. Казань, 1926.

Палятограммы звуков татарского языка сравнительно с русским. Казань, 1927.

Сонорная длительность татарских гласных. Казань, 1928.

Сравнительная характеристика татар, русских и нацменовского крестьянского хозяйства в Татарской республике. Казань, 1928.

Очерки по экономической географии Татарской республики. Казань, 1931.

Әдәбият

Мәһдиев М. Шәрәфнең Сталинга хаты // Әлмәт таңнары. 1990. 22 май.

Вәлиев Р. Кыямәткә юл // Мирас. 1994. № 2.

Вәлиев Р. Фаҗига. Казань, 1996.

Юсупов Ф.Ю. Деятельность Г.Шарафа в области языкознания: сборник научных работ. Казань, 1966.

Каримуллин А. Татарская книга. Казань, 1974.