1920 елда Татарстан АССР төзелгәннән соң, республиканың территориясе 10 кантонга бүленә (1923 елга аларның гомуми саны 13 кә җитә). 1926–1927 елларда ТАССРны районнарга бүлү башлана: таркатылган 3 кантон җирлегендә 8 район төзелә. 1930 елда калган кантоннар бетерелә һәм аларның территориясендә 38 яңа район оештырыла (барлыгы 46). 1930–1940 елларда районнарны кечерәйтү юлы белән яңалары барлыкка килә (1944 елга аларның саны 70 кә җитә). 1952–1953 елларда ТАССР 3 өлкәгә бүленә: Казан өлкәсе (37 районны берләштерә), Чистай өлкәсе (33) һәм Бөгелмә өлкәсе (18); 1953 елның апрелендә өлкәләрнең барысы да гамәлдән чыгарыла. 1954–1963 елларда, идарә итүнең административ-хуҗалык системасында һәм административ-территориаль бүленештә актив рәвештә үзгәрешләр кертелү чорында, ТАССРда районнар саны 18 гә калдырыла (17 эреләндерелгән авыл районы һәм 1 сәнәгать районы). 1964 елда тагын 3 авыл районы оештырыла. 1965 елда, совнархозлар гамәлдән чыгарылу белән бәйле рәвештә, 15 яңа район барлыкка килә; сәнәгать районы бетерелә. Татарстанда районнар санын арттыру 1990 еллар уртасында 43 кә җиткерелеп туктала.

ТРның хәзерге муниципаль төзелеше ТР Конституциясенең 65 нче маддәсе (1992) һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законы (2003) нигезендә билгеләнә. Татарстан 43 муниципаль районны һәм мөстәкыйль шәһәр муниципаль берәмлекләрен тәшкил итүче 2 шәһәр округын (Казан һәм Чаллы) берләштерә. Республика карамагындагы шәһәрләрнең башкалары шәһәр җирлеге статусында үзләре урнашкан муниципаль районнар составына кертелә.

Татарстандагы барлык муниципаль берәмлекләрнең үз рәсми символикасы — муниципаль дәрәҗәдә расланган һәм РФнең Дәүләт геральдика региcтрында һәм ТРның Геральдика реестрында теркәлү узган гербы һәм флагы бар.