Географик урыны

Татарстанның көньяк-көнбатышында, Казан шәһәре, Зеленодольск, Арча, Әтнә, Питрәч районнары һәм Мари Республикасы белән чиктәш.

 Биектау районы территориясеннән Казан – Екатеринбург тимер юлы, Казан – Пермь, Казан – Уфа автомобиль юллары уза.

Гомуми мәгълүмат

Оештырылу вакыты – 1935 елның 10 феврале.

Район үзәге – Биектау тимер юл станциясе поселогы

Мәйданы – 1668,2 кв.км.

Халык саны 2018 елга – 49262 кеше

Милли состав:

Торак пунктлар саны – 124.

Тарихы

Территория Урта Идел буендагы “Казан арты” дип атала торган борынгы мәдәни һәм рухи үзәкнең бер өлешен тәшкил итә. Районның күп кенә торак пунктлары әле урта гасырларда ук нигезләнгән. Территориясе аша Себер тракты узган.

1920 елга кадәр территориясе Казан губернасының Казан һәм Лаеш өязләренә, 1920−1927 елларда – ТАССРның Арча һәм Лаеш кантоннарына, 1927 елдан – Арча кантонына, 1930−1935 елларда – Казан авыл, Дөбъяз, Питрәч, Арча районнарына карый.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Район оешкан вакытта аның составына 29 авыл советы, 63 торак пункт керә, аларда 44460 кеше яши (татарлар – 37703, руслар – 3012, башка милләт халыклары – 3745 кеше).

1940 елда мәйданы – 626 кв.км, халкы – 29,7 мең кеше, 20 авыл советы, 68 торак пункт була. 1959 елда Биектау районына таркатылган Столбище районы территориясенең бер өлеше кертелә. 1960 елда район мәйданы 982,3 кв.км тәшкил итә, анда 19 авыл советы, 112 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү нәтиҗәсендә 1963 елның 1 февралендә Биектау районы таркатыла, территориясе Арча, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарына бирелә. 1965 елның 12 гыйнварында кабат торгызылганнан соң, мәйданы – 1727 кв.км, халкы – 64,8 мең кеше тәшкил итә, 29 авыл советын, 164 торак пунктны берләштерә.

2018 елда район мәйданы – 1668,2 кв.км, халкы – 49,3 мең кеше (2002 елгы халык исәбе буенча 46,2 мең кеше, шул исәптән татарлар – 63,6%, руслар – 34,2%, чуашлар – 0,6%). Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 29,6 кеше.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 25 авыл җирлегенә берләштерелгән 124 торак пункт керә. Авыл җирлекләре:

  • Айбаш (Айбаш, Олы Көек, Яңа Авыл, Апсабаш, Каракүл, Кодаш авыллары);
  • АланБәксәр (Алан-Бәксәр, Алат спирт заводы, Гәр, Әсән, Шөмлән авыллары);
  • Алат (Рус Алаты, Кече Алат, Потаниха, Урта Алат авыллары);
  • Әлдермеш (Әлдермеш, Сая, Өбрә авыллары);
  • Биектау (Биектау, Пановка, Пермяк, Калинино, Келәтле, Эстачи авыллары, Инеш поселогы);
  • Бөреле (Бөреле җәнлек совхозы, Бөреле тимер юл разъезды поселоклары; Пимәр, Сосновка, Керасиново, Кирилловка авыллары);
  • Дачный (Дачный поселогы, Яшь Көч авылы);
  • Дөбъяз (Дөбъяз, Олы Солабаш, Кече Солабаш, Таршна, Торнаяз, Шыпшыек авыллары);
  • Иске Казан (Коркачык, Камай, Татар Әйшесе, Югары Ия, Кызылкүл, Рус Урматы, Татар Урматы авыллары);
  • Каенлык (Каенлык, Өнсә, Аяз Иле, Чыршы, Шуман, Әблә, Бәерле, Олы Пүчинкә, Кече Пүчинкә, Олыяз, Соловцово, Тимофеевка авыллары);
  • Казаклар (Казаклар, Өлә, Матмыр, Наратлык авыллары);
  • Коркачык (Коркачык тимер юл разъезды поселогы);
  • Красносельский (Биектау тимер юл станциясе, Березовка, Киндерле тимер юл разъезды, “Каменка” санаторие, Урманчы поселоклары; Яңа поселок);
  • Мәмдәл (Мәмдәл, Юртыш авыллары);
  • Мүлмә (Мүлмә, Красна, Сасмак, Тимерче авыллары; Кызыл Болгар поселогы);
  • Олы Битаман (Олы Битаман, Бикнарат, Кече Битаман, Ювас авыллары);
  • Олы Кавал (Олы Кавал, Чуаш Иле, Маҗар, Кече Кавал авыллары);
  • Семиозерка (Семиозерка, Шигали, Макаровка, Теплый Ключ авыллары; Күлле, Яктыкүл поселоклары);
  • Суыксу (Суыксу, Олы Рәс, Кондырлы, Кече Рәс, Ташсу, Чәмәк авыллары);
  • Ташлы Кавал (Ташлы Кавал, Глухово, РусТатар Әйшесе, Туктамыш, Өмбе авыллары);
  • Усад (Усад, Хохлово, Ильино, Садилово, Толмач, Тимофеевка, Чубар авыллары);
  • Чернышевка (Чернышевка, Ивановка, Яңа Мамонино, Иске Тура, Шушар, Каймар авыллары);
  • Чыпчык (Чыпчык, Байкал, Кече Бөреле, Зур Бөреле авыллары);
  • Шәпше (Шәпше, Кызыл Шәрекъ, Тимошкино авыллары);
  • Ямаширмә (Ямаширмә, Олы Ялан, Здоровый Ключ авыллары).

1930 елдан соң Биектау районында 40 тан артык торак пункт юкка чыга (шуларның 12 се Казан шәһәренә кушыла: Әки (1998 ел), Әки Аланы (1984 ел), Вознесенский (1998 ел), Воскресенский (1940 ел), Зур Клыки (1998 ел), Кадыш (1998 ел), Кече Дербышки (1998 ел), Кече Клыки (1998 ел), Киндерле (1998 ел), “Крутушка” санаторие (1984 ел), Чабакса (2007 ел), Яңа Сосновка (1998 ел).

Юкка чыккан торак пунктлар: Алатбаш, Бирсаково, Веге, Верхняя Угрюмовка, Владимировка, Грыжбай, Дубровка, Дубровка, Заря, Крутоовражка, Луки, Малая Елань, Малый Горный Куюк, Мелиновка, Мишавка, Надеждино, Нижняя Угрюмовка, Николаевка, Новая Горка, Новоселок, Петрова Белка, Покрытый Луч, Пятилетка, Сидорова Пустошь, Сөләнгер, Старая Горка, Старое Курманаево, Тагашево, Толмач, Угрюмовка, Урал, Шапшинский, Юнусово, Яңа Чишмә).

Геологик төзелеше

Биектау районы Рус платформасының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Утырма капламның өске өлеше төзелешендә Пермь һәм дүртенчел система катламнары катнаша.

Елга субүләрләре кызгылт-көрән мергельләрдән, юка гына күк мергель катламнары булган чия-кызыл аргиллитлардан, известьташлардан һәм Татар бүлегенең калынлыгы 80 м га җитә торган Төньяк Двина ярусы доломитларыннан тора. Биармия бүлегенең Уржум ярусы утырмалары киң таралган. Алар тозлы сулыклар фаунасы (остракодалар, пелециподалар, гастроподалар, филлоподалар) калдыклары, балык тәңкәләре, үсемлек калдыклары катнаш чуар карбонат, балчык һәм алевролит токымнардан торучы күпләгән субүләр һәм субүләр яны киңлекләре хасил итә.

Казансу һәм Киндерле елгаларының үзәнлек уйсулыкларында шул ук бүлекнең Югары Казан асъярусына караган доломитлар, мергель һәм балчык катнаш известьташлар өскә чыга. Елга тугае сөзәклекләре һәм сызаларда сөзәклекләрнең түбәнге өлешләрендә калынлыгы 15–20 м тәшкил итүче урта һәм югары дүртенчел системаның элювиаль һәм делювиаль балчыксыл утырмалары таралган.

Рельеф

Район рельефы 180–240 м биеклектәге түбән платоның Пермь системасы токымнарыннан торучы һәм бераз телгәләнгән денудацион тигезлегеннән гыйбарәт. Җир өслеге төньяктан көньякка, Казансу елгасына таба тоташ авыш. Районның төньяк өлешенә Вятка увалы тармаклары килеп җитә.

Җир өслегенең абсолют биеклек тамгалары Казансу үзәнендәге 56 м дан алып, Илләт – Ашыт субүләрендәге 224 м га кадәр үзгәрә.

Районның көньяк өлешендәге субүләр платода урнашкан “Светительская гора” һәм “Языков урманы” урман массивларында төрле юнәлештә ага торган елга-инешләр башлана: төньякка – Казансу елгасының сул кушылдыклары, көнбатышка – Киндерле елгасы, көньякка һәм көнчыгышка – Мишә елгасы басейнына караган елгалар, көньякка – Нокса елгасының башы булган инешләр агып чыга.

Ерым-сызалар челтәре (аеруча районның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Сола елгасы бассейнында, Казансу һәм Үшнә елгалары арасында) киң үсеш алган. Бу территориядә ерым-сыза телгәләнүләренең куелыгы 0,6–1,7 км/км2, эрозия телгәләнүләренең тирәнлеге 70–120 м га җитә.

Казан ярусындагы известьташлар, доломитлар һәм гипсларның эрүе карст күренешләре китереп чыгара. Ашыт, Питиал, һәм Казансу елгалары арасындагы көчле карстлашу процессында тирәнлекләре берничә метрга җиткән түгәрәк күлләр хасил булган (Сөләнгер күле һ.б.). Солонка, Нокса елгаларының үзәннәрендә – карст күлләре, битләүләрендә – бүрәнкәләр барлыкка килгән. Сая елгасының уңъяк ярындагы бүрәнкәләр, чокыр рәвешендәге уйсулыклар һәм күлләр – шулай ук карст күренешенең җир өстендәге чагылышы.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә кирпеч-чирәп һәм керамзит чималы, төзелеш ташы һәм төзелеш известе, ком кебек төзелеш чималы чыганаклары билгеләнгән. Биредә шулай ук торф, балчык һәм ләм чыганаклары бар. Биектау районының карбонатлы токымнары юл төзелешендә, бетон һәм асфальт-бетон катнашмаларда – кушылма буларак, авыл хуҗалыгында – известьле мелиорантлар сыйфатында файдаланылалар.

Балчыклы катламнар киң таралган, алар дивар чирәбе һәм япма чирәп, шулай ук “200” һәм “100” маркалы куыш эчле кирпеч җитештерүдә кулланылалар. Керамзит чыганагы (яки бентонитсыман балчыклар) Сидорова Пустошь чыганагында табыла. Бу чыганак балчыклары коелма эшләнмәләр җитештерүдә (форма ясау материалы буларак), скважиналар бораулауда (балчыксыл юдыру сыеклыклары әзерләү өчен) һәм төзелеш индустриясендә (керамзит вак чуерташ ясауда) файдаланыла.

Районда Крутушка җир асты минераль сулары чыганагы бар. Олы Зәңгәр күл (хәзер Казан шәһәре чикләрендә) чыганагындагы шифалы ләм (ләмләнгән сульфидлы минераль балчыклар) “Крутушка” санаториенда файдаланыла.

Казансу елгасы тугаенда, “Крутушка” санаториеннан 1,5 км көньяктарак, Исемсез күл урнашкан. Бу күлнең ләме химик составы буенча Олы Зәңгәр күл ләменә охшаш.

Елга үзәннәрендә торф чыганаклары бар; торф башлыча эшкәртелмәгән хәлдә: ашлама сыйфатында, терлекчелек һәм кошчылык фермаларында түшәмә итеп, туфракны мүлчәләү өчен, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклауда, грунт һәм теплица-парниклар өчен субстрат җитештерүдә кулланыла.

Районда ике урында сапропель (күл һәм күл-сазлык ләмнәре) чыганагы ачыкланган (Ювас һәм Кодаш чыганаклары, тиңдәшле рәвештә 5 һәм 3 га мәйданда, 1,6 һәм 5,2 м калынлыкта).

Климат

Районга салкын кышлы һәм җылы, кайвакыт эссе җәйле уртача-континенталь климат хас. Арча метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 1966–2004 еллар арасында уртача еллык һава температурасы +3,4оС тәшкил итә, иң салкын ай – гыйнварда уртача температура –12,7оС, иң җылы ай – июльдә +19,5оС. Климатның үзенчәлеге язын һаваның бик тиз җылынуы, көзнең озакка сузылуы һәм кышкы температураларның кискен үзгәрүчәнлегендә чагыла.

Еллык явым-төшем күләме – 521 мм, аның 349 мм ы (барлык күләмнең 67% ы) елның җылы вакытына туры килә. Күпъеллык мәгълүматлар буенча, тотрыклы кар капламы уртача 16 ноябрьдә барлыкка килә, 12 апрельгә эреп бетә. Кар капламы якынча 147 көн ята, аның уртача биеклеге − 33 см (18−89 см арасында тирбәлә), су запасы – 116,9 мм (58–251 мм).

Тулаем алганда, ел дәвамында − көнбатыш (15,9%) һәм көньяк-көнбатыш (20,1%), кышын – көньяк (19,6%) һәм көньяк-көнбатыш (22,8%), июльдә – төньяк (16,8%) һәм төньяк-көнчыгыш (13,8%) юнәлештәге җилләр өстенлек итә.

Су ресурслары

Елга челтәрен районның көньяк өлешеннән агучы Казансу елгасы, аның уң кушылдыклары Сола (кушылдыклары Сая һәм Касыйм белән) һәм Солонка елгалары хасил итә.

Казансу елгасының тугае һәм тугай өсте террасасы нык үсеш алган. Елга юлы 15–20 м, урыны-урыны белән 50–70 м га җитә. Елгага агымсуның борылыштагы ярны ашавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, 3–4 км га кадәр җитә торган борылмалар хас. Тирәнлеге 2–3 м дан артмый, язгы ташу вакытында су күтәрелеше амплитудасы 6 м га җитәргә мөмкин.

Солонка елгасы бассейнының зур өлеше Биектау районында урнашкан. Елга үз атамасын суының артык минеральләшкән булуы сәбәпле алган (русча “соль” – “тоз”дан). Солонка һәм аның кушылдыкларының ярларында күпләгән җир асты сулары чыгышлары, шул исәптән Кадыш чишмәләре бар; алар койганнан соң елганың суы ике тапкыр арта. Бу урыннарда елга кыш буена боз белән капланмый. Солонка елгасы тамагында суының иң аз вакытындагы чыгымы – 0,5 куб.м/с.

Казансу елгасының район территориясендәге иң зур сул кушылдыгы – Киндерле елгасы (озынлыгы – 26 км, районда – 16 км). Ул “Языков урманы”нда башланып, башта – көньяк-көнбатыш, аннары төньяк-көнбатыш юнәлештә ага. Бассейның урманлылыгы зур түгел (12%), җир асты сулары белән туенуы аз күләмдә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы чыгымы 0,02 куб.м/с тан артмый. Язын, карлар эрегәндә елганың биеклеге, аеруча түбәнге агымында, кискен күтәрелә (2–3 м га кадәр) һәм торак пунктларны су бастыра.

Районның төньяк өлешен Вятка увалының көньяк тармаклары буйлап агучы Илләт (озынлыгы 204 км, район эчендә – 34 км) һәм аның сул кушылдыгы Ашыт (озынлыгы 89 км, район эчендә – 31 км) кисеп уза, алар районның иң биек урыны (224 м га кадәр) булган, киң мәйданга җәелеп урнашкан субүләр платоны урап агалар. Ашыт – акрын агымлы, урыны-урыны белән сазлыкланган тугайлы типик тигезлек елгасы. Район территориясендә кушылдыклары күп түгел. Уртача күпъеллык су чыгымы – 0,575 куб.м/с. Ашыт – Илләт елгалары арасы тулысынча диярлек катнаш урман белән капланган.

Район буйлап ага торган елгаларның гомуми озынлыгы 537 км тәшкил итә. Елга челтәренең тыгызлыгы – 0,31 км/кв.км. Елга үзәннәре нык үсеш алган, югары агымдагы тугайларның киңлеге – 50 м га, түбән агымдагы ике яклы тугайларның киңлеге 1әр км га җитә. Елгаларның юлы бормалы, киңлекләре башлыча 20–30 м.

Гидрологик режимы су биеклегенең язгы күтәрелеше зур булу, сирәк була торган су басуларны исәпләмәгәндә, җәйге-көзге чорда һәм тотрыклы рәвештә кышкы чорда суның кимүе белән үзенчәлекле. Язгы ташу гадәттә апрельнең беренче көннәрендә башланып, 7–30 көн дәвам итә. Суның иң биек күтәрелешләре Казансу елгасында 5,0 – 6,5 м га, башка елгаларда 3,5 – 5,0 м га җитә. Суның җәйге-көзге кимүе май башы – ноябрь уртасына туры килә. Коры елларда вак кушылдыклар кибә. Суның кышкы кимүе гадәттә ноябрьдә башлана.

Тотрыклы боз капламы 13 – 22 ноябрьләрдә барлыкка килә. Бозның иң калын вакыты март урталарына туры килә һәм 70 см га җитә. Елгаларның боз белән капланган чоры 130 – 170 көн тәшкил итә. Суның уртача температурасы 17 градустан югары булган чор 90 көннән арта.

Язгы ташу вакытында суның минеральләшүе 350–400 мг/л. Су уртача катылыкта, составы гидрокарбонатлар һәм кальций күп булу белән үзенчәлекле. Кышкы челлә чорында суның минеральләшүе кискен рәвештә 1400–1600 мг/л га кадәр арта, су бик катыга әйләнә.

Туфрак

Районның туфрак капламын башлыча кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары хасил итә. Кәсле-көлсу туфраклар авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрнең 17,4% ын алып тора һәм Сола, Солонка, Ашыт елгалары субүләрләренең уңъяк ярларында таралган. Аз һәм уртача юылган уртача балчыксыл кәсле-уртача көлсу туфраклар өстенлек итә. Районның төньяк өлешендә, Илләт һәм Ашыт елгалары бассейнында, борынгы аллювиаль комлыкларда җиңел гранулометрик составлы (комсыл һәм комсу) кәсле-көлсу туфраклар формалашкан. Аларда гумус күләме 2–3% тан артмый, әче реакцияле, үсемлекләрнең туену элементларына ярлы.

Соры урман туфраклары авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрнең 72,8% ын алып тора һәм башлыча Казансу – Ашыт елгалары арасында, делювиаль комсыл балчык һәм балчыкларда формалашкан. Кәсләнү процессының нык үсеш алган булуы һәм гумусның югары горизонтларда берегүе белән үзенчәлекле. Сөзәк битләүләрнең югары өлешләрендә аксыл соры урман туфрагы таралган. Соры урман туфраклары урыны-урыны белән төрле төсмердәге Пермь системасы утырмалары элювиаль горизонтында, елга субүләрләрендә очрый. Гумуска (3–4% һәм күбрәк) һәм үсемлекләрнең көлле туену элементларына шактый бай, җиңелчә әче реакцияле булуы, уңай җылылык һәм су режимнары, югары биологик активлык хас.

Флора

Биектау районы территориясе ике ландшафт зонасында урнашкан.

Районның төньяк өлеше бореаль ландшафт зонаның нарат-чыршы урманнары һәм урыны-урыны белән кәсле-көлсу һәм аксыл соры урман туфракларында үсә торган юкә-имән катыш киң яфраклы-чыршы урманнары белән аерылып торучы Казан ландшафт районына керә.

Районның көньяк өлеше суббореаль төньяк семигумид ландшафт зонаның киң яфраклы үләнле, аксыл соры һәм соры урман туфракларында үсә торган чыршы катыш киң яфраклы юкә-имән урманнары белән аерылып торучы Түбән Мишә районына карый. Илләт һәм Ашыт елгалары тугайларында Казан шәһәренең шәһәр яны яшел зонасын барлыкка китерүче нарат урманнары, Казансу елгасы тугаенда – киң яфраклы-ылыслы урманнар урнашкан.

Урманнарның гомуми мәйданы – 30,5 мең га тәшкил итә (район мәйданының 18,5% ы). Имән, юкә, өрәңге, нарат, чыршы, каен, усак – урман хасил итүче төп токымнар булып тора. Таралу мәйданы буенча имән – беренче, нарат утыртмалары икенче урында.

Болыннар 34,7 мең га били; аларның иң зур мәйданнары елга тугайларына туры килә. Болар башлыча кыяклыларның төрле төрләренә караган үләннәр (кылчыксыз сүсән, болын йончасы, болын яраны, болын тукранбашы, колмаксыман люцерна һ.б.ш.) үсә торган түбәнлек болыннары. Алар печәнен чабу өчен һәм көтүлек буларак файдаланыла. Районда көпшәле үсемлекләрнең барлыгы 1178 төре билгеләнгән (чагыштыру өчен: ТРда көпшәле үсемлекләрнең табигый флорасы үз эченә 1600 төрне ала).

Фауна

Район фаунасында ылыслы урман вәкилләре дә (суер, боҗыр, тиен, сирәк кенә – аю), киң яфраклы урман вәкилләре дә (кабан дуңгызы, кәҗәболан һ.б.) очрый. Урманнарда бүре, ак куян, бурсык, сусар, кара көзән, Америка чәшкесе, сукыр тычкан һ.б. яши.

Кошлардан кызылтүш, шәүлегән, миләш чыпчыклары (сайрар миләш чыпчыгы, деряба, ак кашлы миләш чыпчыгы), тукраннар (кечкенә тукран, уртача зурлыктагы тукран, чуар тукран, ак аркалы тукран, ысылдавык тукран), чебенче кошлар (соры чебенче һәм чуар чебенче), сандугач, песнәкләр (зур песнәк, озын койрыклы песнәк, бүрекле песнәк), урман күгәрченнәре, карчыгалар (бүдәнә карчыгасы, тавык карчыгасы), көртлек, суер киң таралган. Урман кырыйларында урман тургае, солы чыпчыгы оя кора.

Ачык урыннарда соры кыр тычканы, кыр тычканы, әрлән, үр куяны; җәйге чорда кошлардан – тургай, бытбылдык, болын купшысы, карчыгалар – кыр карчыгасы һәм дала карчыгасы, күк карга, кечкенә каракош, шөпшәашар тереклек итә.

Су һәм су яны кошларыннан чытырдавык чүрәкәй, кыр үрдәге, соры үрдәк, кызыл башлы чумгалак үрдәк, ала чумгалак, ак маңгайлы каз, шөлди, акчарлаклар, кугыч, кашкалак, камыш чыпчыклары, чомгалар, саз карчыгасы, челән очрый. Су тирәлеге имезүчеләреннән җофар, су күсесе, ондатра, елга кондызы, Америка чәшкесе яши.

Имезүчеләр һәм кошларның 16 төре кәсепчелек объекты исемлегенә кертелгән: поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, төлке, бүре, янутсыман эт, сусар, Америка чәшкесе, тиен, ондатра, елга кондызы, үр куяны, сукыр тычкан; суер, көртлек, боҗыр һәм шулай ук киек су кошлары. Район территориясендә ТРның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм кошлардан үр куяны, соры әрлән, кыр карчыгасы, дала карчыгасы, күк карга, тавышлы зур каракош, шөпшәашар, зур күлбога, кече күлбога, һөдһөд билгеләнгән. Биектау районы территориясендә умырткалыларның барлыгы 302 төре исәпләнә.

Саклана торган территорияләр

Район территориясендә гомуми мәйданы 8307,15 га (район мәйданының 4,9% ы) тәшкил итүче аеруча саклаулы 8 табигый территория (2 табигый саклаулык һәм 6 төбәк әһәмиятендәге табигать истәлеге) бар.

Ландшафт юнәлешендәге “Чулпан" табигый саклаулыгы 1999 елда оештырыла (мәйданы 6054,4 га), Солонка елгасы бассейнының төньяк өлешендә, Олы Кавал, Чуаш Иле, Маҗар, Кече Кавал авыллары тирәсендә урнашкан. Урта Идел буенда туфракларны эрозиядән саклау һәм территориядә эрозиягә каршы чаралар оештыру, җир эшкәртүдә туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм күтәрүне, биологик төрлелекне тәэмин итәрлек экологик баланс саклауга юнәлдерелгән ландшафт системасы булдыруның уникаль үрнәге буларак аерылып тора. Саклаулык территориясендә 60 төрдән артык кош, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән торымтай, сары корташар, камыш чыпчыгы, зур шөлди, чал тукран, болын карчыгасы, дала карчыгасы, эрбетче, озын койрыклы ябалак оя кора. Аэроэкологик туризм зонасы.

Комплекслы “Зәңгәр күлләр” табигый саклаулыгы 1994 елда оештырыла (мәйданы 1962,3 га). Казансу елгасы яр буенда, беренче һәм икенче тугай өсте террасаларында урнашкан. Төньякта – Яшь Көч, көньякта – Щербаково һәм Колсәет авыллары (Казан чикләрендәге торак пунклар) арасындагы территорияне били. Урман массивыннан (кечерәк нарат участоклары булган киң һәм вак яфраклы утыртылмалар) һәм су дебиты 500 л/сек. тәшкил итүче көчле агымлы чишмәләрдән барлыкка килгән карст күлләре системасыннан тора. Олы Зәңгәр күлнең иң зур тирәнлеге – 15,7 м, Кече Зәңгәр күлләрнеке – 3–4 м. Суының физик-химик күрсәткечләре буенча беркадәр тозлырак, агымлы, салкын сулы күлләр. Су температурасы ел дәвамында даими диярлек (6–8 оС), сульфат-кальцийлы типта, нык минеральләшкән (2,8 г/л га кадәр), үтә күренмәле. Суда эрегән күкертле водород су катламнарына үзенчәлекле фирүзә төс бирә. Төпләрендә бальнеологик әһәмияткә ия кара, карасу соры һәм соры төстәге ләм утырмалары бар.

Районның төньяк өлешендә, Вятка увалы калкулыклары чикләрендә урнашкан, барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле, субүләрдә урнашкан 4 күл 1978 елда табигать истәлеге дип игълан ителгән.

Ашыт һәм Казансу елгалары бассейннары субүләрендә, Кече Рәс авылы янындагы Кәрәкәле күле – арада иң зуры. Су өслегенең мәйданы 10,56 га, күләме 360 мең куб.м, озынлыгы 700 м, иң зур киңлеге 250 м, уртача тирәнлеге 3 м.

Мунчала күле Ювас авылыннан көньяктарак урнашкан. Су өслегенең мәйданы 8 га, күләме 288 мең куб.м, озынлыгы 470 м, иң зур киңлеге 250 м, уртача тирәнлеге 3,6 м.

Кара Күлнең урнашуы Каракүл авылыннан көньяктарак. Су өслегенең мәйданы 10 га, күләме 400 мең куб.м, озынлыгы 820 м, иң зур киңлеге 220 м, уртача тирәнлеге 4 м. Ермак белән тоташкан ике күл плесы системасын тәшкил итә. Күлнең көнчыгыш яры калкулыклы һәм киң яфраклы урман белән капланган.

Рус-мари Кавалы күле (Озынбы) районның көнбатыш чикләренә якында, Юртыш авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак, Сумка, Солонка һәм Питиал елгалары бассейннарының калку субүләрендә урнашкан. Су өслегенең мәйданы 7,9 га, күләме 400 мең куб.м, озынлыгы 600 м, иң зур киңлеге 180 м, уртача тирәнлеге 6 м. Барлык күлләрнең дә җир асты сулары белән туенуы тотрыклы.

“Семиозерка урманы” табигать истәлеге (мәйданы 118,92 га) 1986 елда билгеләнә, Семиозерка авылыннан төньяктарак урнашкан. Солонка елгасы бассейнында юкә, каен һәм усак утыртмалары чолганышындагы тишелеп үскән чыршы һәм наратлы ылыслы-киң яфраклы урман участогын били. ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк үсемлек төрләре, шул исәптән чын башмакчык, кызыл серкәбаш, куе кызыл йод үләненең күпләгән тотрыклы популяцияләре очрый. Җир асты су чыганаклары (шул исәптән 2 чишмә – христианнарның изге урыны) бар.

Эстачи авылыннан төньяк көнбатыштарак урнашкан “Эчтачи сөзәклеге” табигать истәлеге (мәйданы 6,85 га) 1986 елда билгеләнә. Үсемлекләр дөньясы коры үзән үсемлекләрен дә (нәзек кырчыл гади күрән, болын сүсәне, кырмыска борчагы һәм тычкан борчагы, болын чинасы, болын тукранбашы һ.б.), дала үсемлекләрен дә (бүлбеле кияү камчысы, дала шалфее, тау тукранбашы, Дания мәче борчагы, венгр мәче бөтнеге, дала сүсәне һ.б.) үз эченә ала, язгы утчәчәк популяциясе очрый.

Казансу елгасы шулай ук табигать истәлеге (1978 елда билгеләнә). Аның урта агымындагы 60 км озынлыгы район территориясенә туры килә.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Авыл хуҗалыгы җирләре 108,9 мең га били, шул исәптән сөрү җирләре – 75 мең га (2018 ел). Бодай, арыш, солы, арпа, борчак, көнбагыш, кукуруза, рапс, яшелчә игелә. Ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау, кошчылык, ат һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләр үрчетү алга киткән. Төрле категориягә караган хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр – 22,1 мең баш, кошлар – 35,9 мең баш тәшкил итә.

13 авыл хуҗалыгы предприятиесе (шул исәптән “Урак һәм чүкеч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Правда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Красная Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте, “Битаман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Нур-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ) һәм 54 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. 2001 елда районда 26 авыл хуҗалыгы предприятиесе: 1 совхоз, 1 дәүләт унитар предприятиесе, 16 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1 күмәк предприятие, 2 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 4 агрофирма, 1 ышанычлылык ширкәте; 6 ярдәмче хуҗалык исәпләнә.

Сәнәгать предприятиеләре Биектау, Калинино, Киндерле, Коркачык, Тимофеевка, Усад торак пунктларында урнашкан. Җирле товар җитештерүчеләр тарафыннан ликер-аракы, алкогольсез эчемлекләр, кирпеч, агач материаллары, гранит ташы, икмәк һәм икмәк ризыклары, сөт ризыклары, кондитер әйберләре җитештерелә. Иң эре предприятиеләр арасында – “Биек Тау” логопаркы” ябык акционерлык җәмгыяте, “Винербергер” кирпеч заводы, Усад ликер-аракы заводы (“Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте филиалы), “Трак-Центр-Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “СафПласт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә Үзәк мәдәният йорты, 36 авыл мәдәният йорты һәм клубы бар. Алар каршында төрле юнәлештәге 256 үзешчән халык иҗаты клуб берләшмәсе эшли, шуларның сигезе халык коллективы исемен йөртә:

  • “Бөреле хатынкызлар хоры” коллективы,
  • “Новый день” вокальинструменталь ансамбле (икесе дә – Бөреле җәнлек совхозы поселогы),
  • “Яблоневый сад” вокаль ансамбле (Биектау авылы),
  • “Нечкәбил” курчак театры коллективы (Коркачык авылы),
  • “Веснянка” рус җыр ансамбле (Усад авылы),
  • “Россияночка” вокаль ансамбле,
  • “Девишник” хореография коллективы (икесе дә – Шәпше авылы),
  • театр коллективы (Ямаширмә авылы).

37 китапханә; Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы, Биектау төбәк тарихы музее, Салих Сәйдәшев музее (Өбрә авылы) эшли.

Районның төбәк тарихы музее 2007 елда Б.С.Шиһабетдинов башлангычында ачыла. Гомуми мәйданы 285,4 кв.м, фондында 1000 нән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозициянең төп бүлекләре район тарихына, Бөек Ватан сугышы елларына багышлана. Музейда тематик күргәзмәләр оештырыла.

Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы 1992 елда тарих фәннәре докторы, Камай, Рус Урматы һәм Татар Әйшесе авыллары янында алып барылган Иске Казан археологик экспедициясе җитәкчесе Р.Г.Фәхретдинов башлангычында нигезләнә. Мәйданы – 137,2 га. Тарих-археология истәлекләрен, архитектура һәм табигать һәйкәлләрен берләштерә:

  • Камай (Иске Казан) шәһәрлеген (XIII–XVI йөзләр), шәһәрлекне әйләндереп алган диварларның, Иске Казан сәяси үзәгенең нигез калдыкларын (мәйданы 7,2 га);
  • Рус Урматы авыллыгын (XII–XVI йөзләр; мәйданы 124 га);
  • Иске Казан зиратын (XIII–XVI йөзләр);
  • табигый ландшафт – Казансу елгасының тугай асты террасасы сөзәклекләрен, елга юлын;
  • Камай авылындагы Тарихэтнография музеен (мәйданы 6 га);
  • изге урыннарны (Гайшәбикә кабере, “Изге Муллахаҗи чишмәсе”, “Хан чишмәсе”, “Самовар чишмәсе”).

Территориянең гүзәл ландшафты, аеруча Камай (Иске Казан) шәһәрлеге урнашкан район: Казансу елгасының биек уңъяк ярындагы (болыннар өслегеннән биеклеге 70–80 м), кыр ягыннан Казан арты төбәгендәге урта гасырлар татар саклану сәнгатенең уникаль истәлекләре – биек җир өемнәре һәм алар арасындагы чокыр белән уратылган, борынгы ныгытмаларга хас өчпочмаклы чыгынты; шәһәрлектән түбәндәрәк ятучы сөрелмәгән, бай флоралы (кыр суганы, какы, балтырган, төнбоеклар һ.б.), сазланган болыннар һәм Казансу елгасының иске юлы; тирән ерымнарның текә ярларында, яр буе террасаларында һәм җир өемнәре арасында яшәүче, безнең көннәрдә сирәк төрләрдән саналучы фауна вәкилләре (бурсык, янутсыман эт, төлке; шулай ук карчыга һәм елга каракошы) музей-саклаулыкның асылын тәшкил итә.

Биектау районыда 40 мәчет, 6 чиркәү, Седмиозерный-Богородица пустыне эшли.

Татар һәм рус телләрендә “Высокогорские вести” – “Биектау хәбәрләре” газетасы чыга (1935–1952 елларда – “Ленинский путь”; беренче редакторы – Г.Нәбиев), 1966 елдан – “Путь Ильича”, 1994 елдан хәзерге исемендә). Шулай ук “Биектау-FM” радиостанциясе (2012 елдан) һәм “Биектау-ТВ” (2013 елдан) телеканалы эшли.

Район территориясендә якынча 100 археология истәлеге (шул исәптән Камай (Иске Казан) һәм Соловцово шәһәрлекләре) табыла: истәлекләрнең бер өлеше мезолит, неолит дәверләре һәм бронза гасырга, күпчелеге урта гасырларга (Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы) карый. XII–XVI йөзләргә нисбәтле күпләгән торулык һәм зират калдыклары бу чорларда Биектау районы территориясенең халык күпләп төпләнеп яшәгән төбәк булуын күрсәтә.

Мәгариф

Районның мәгариф системасы 25 гомуми белем бирү мәктәбен, 38 балалар бакчасын, 7 өстәмә белем бирү учреждениесен (“Балкыш” балалар иҗаты йорты (Биектау авылы), “ТУЛПАР” Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мүлмә авылы), “Каскад” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (Дөбъяз авылы), С.Сәйдәшев исем. сәнгать мәктәбе (Биектау авылы), “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (Бөреле тимер юл станциясе поселогы), 2 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) берләштерә.

Сәламәтлек саклау

Районның сәламәтлек саклау системасында 56 объект: Үзәк район хастаханәсе һәм поликлиника, Дөбъяз участок хастаханәсе, 5 дәвалау амбулаториясе, 48 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.

Спорт

Биектау районының спорт инфраструктурасы 222 спорт корылмасын (шул исәптән “Биектау” боз сарае, “Биектау” универсаль спорт залы, спорт комплексы, футбол стадионы) үз эченә ала.

Район территориясендә “Усад” автодромы (Тимофеевка авылы) бар, анда Бөтенроссия спорт ярышлары уздырыла. Дөбъяз авылында 1995 елдан “Каскад” тау чаңгысы комплексы эшли (трасса беренче чиратта башлап шуучы чаңгычылар һәм сноубордчыларга исәпләнгән).

Коркачык тимер юл разъезды янында “Коркачык” аэродромы урнашкан (ТР Үзәк аэроклубы анда парашют белән сикерү, спорт самолетларында очу ярышлары уздыра; аэродром территориясендә ашханә, кунакханә бар).

Танылган кешеләре

Биектау районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы Геройлары А.О.Ахманов, Н.Д.Липатов, Г.Р.Павлов, Л.М.Соколов, Г.Ф.Яшин;
  • Дан орденының тулы кавалеры М.Н.Скрементов;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары К.Х.Ибәтуллин, Е.А.Кузьмина;
  • сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре Ә.Н. һәм С.Н.Максудовлар (Максудилар);
  • дәүләт эшлеклесе П.П.Черзор,
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре Ә.З.Бакиров, Г.М.Баруди, Г.К.Вахитов (Хәй Вахит), Х.М.Габәши, Р.И.Габидуллина, С.Х.Габәшев, Э.Р.Галиева, Ф.Г.Гарипова, Я.Я.Гришин, А.М.Гыймадиев, Л.Н.Гыймадиева (Ләлә Сабирова), О.П.Ермолаев, В.С.Желтухин, Ф.К.Зиннуров, И.Д.Камалиев, Р.Х.Корбанов, Р.Ш.Маликов, З.В.Мөхәммәтҗанова, Ю.П.Переведенцев, И.Н.Сабиров, Н.П.Самойлов, В.М.Саттарова, М.С.Сәфәриев, А.Ә.Харисова, А.Б.Хәсәнов, З.З.Хөснетдинов (Зиннур Хөснияр), Р.В.Шакиров, Г.Ш.Шәрәфетдинов, С.С.Шәмсетдинов (Солтан Шәмси);
  • милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, ике тапкыр РФ чемпионы Ә.Ә.Гыйләҗев, самбо буенча Европа чемпионаты җиңүчесе А.В.Ковязина һәм башкалар.

Юкка чыккан торак пунктларда туган күренекле шәхесләр арасында:

  • ветеринария фәннәре докторы, профессор Н.М.Василевский (1956 елда туган, Новая Горка авылы);
  • ТАССРның атказанган механизаторы, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры П.И.Егоров (1920–1998, Николаевка авылы);
  • ТАССРның, РФнең атказанган төзүчесе В.Н.Иванов (1933 елда туган, Крутоовражка авылы);
  • ТАССРның атказанган механизаторы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры Е.Ф.Сидоров (1931 елда туган, Сидорова Пустошь авылы);
  • тел белгечедиалектолог, филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Х.Хәйретдинова (1941–2015, Урал авылы).

Әдәбият

Авзалова М. Бездә гел печән өсте // Сөембикә. 2013. № 8. Б. 20–23.

Әйди Т. Биектау йолдызлары // Казан утлары. 1997. № 5. Б. 148–162.

Әхмәтҗанов М.И. XVII–XVIII гасыр татар ташбилгеләре. Казан, 2011. 260 б.

Әхмәтҗанов М. «Чыршы тарихы» кулъязмасы турында // Татарстан. 1997. №6. Б. 38–41.

Береснев И. Где кончается старая Казань – начи­нается новая // Идель. 2013. № 8. С. 66–68.

Береснев И. Романтика татарстанских дорог, или Бегство от городских миражей // Идель. 2013. № 6. С. 64–67.

Библиотеки: вчера и сегодня: История библиотек Высокогорского муниципального района Республики Татарстан. Казань, 2017. 271 с.

Биектау районы // Мәйдан: Биектау районына багышланган махсус сан. 2018. № 11.

Бурханов А.А. Древности Иске-Казанского комп­лекса и Высокогорского Заказанья: Материалы Второй регион. науч.-практ. конф. «Заказанские научные чтения» (райцентр Высокая Гора, Высокогорский район РТ, 21 нояб. 2014 г.). Казань, 2014. 135 с.

Вафина Т. Байкал: загадочный и недосягаемый // Татарстан. 2018. № 4. С. 84–85.

Вафина Т. Татарская Айша: яркое деревни увя­данье… // Татарстан. 2011. №10. – С. 118–119.

Вафина Т. Тимошкино. Родина Большого Пса // Татарстан. 2019. № 1. С.82–85.

Высокогорский район = Биектау районы. Казань, 2015. 416 с.

Вяткина Н. Усадский сырзавод // Наш дом –Татарстан. 2016. № 5. С.26–29.

Газизуллина А. Әлдермешкә кайттым әле! // Татарстан яшьләре. 2010. 26 июнь.

Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Зур Солабаш һәм Кече Солабаш авыллары // Казан утлары. 2013. № 1. Б. 172–173.

Гарипова Ф.Г. Авылларыбыз тарихы: Мүлмә // Казан утлары. 2013. № 12. Б.122.

Гарипова Ф.Г. Рухи башкалабыз: мәшһүр татар авыллары. Казан, 2005. 247 б.

Гарифуллина Д. Ямаширмәдә һәр кунак кадерле // Шәһри Казан. 2018. 2 февр.

Гордиенко С. Рядом с Казанью // Идель. 2009. № 2. С.39.

Закиров Л. Төпсез күл // Татарстан. 2016. № 11. Б.44–45.

Закирова Г. Ямаширмә авылының тарихы һәм микротопонимиясе // Мирас. 1998. № 6. Б. 157–159.

Историко-культурный атлас Высокогорского района Республики Татарстан. Казань; Пенза, 2013. 99 с.

История селений Ашитского джиена Заказанья / Под ред. А.И.Ногманова. Казань, 2017. 240 с.

Карташова Л. Уютное село // Местное само­управ­ление в Татарстане. 2016.  № 1 (март). С. 56–59.

Кашапова М. Битаманның әнисе // Сөембикә. 2014. № 6. Б. 12–15.

Кәлимуллин Р.Г. Биектауларның үз югарылыгы // Мәдәни җомга. 2014. 15 авг.

Левин И.Ф. Ямашурминский мечтатель // Аграрная тема. 2011. № 9. С.54–55.

Матылицкий В. Тихий уголок, громкие имена // Татарстан. 2014. № 4. С.74–77.

Матылицкий В. Усадьба в Усадах // Татарстан. 2014. № 2. С.62–65.

Мәрданов Р., Һадиев И. Ямаширмә зиратында – Алтын Урда һәм Казан ханлыгы истәлекләре // Безнең Мирас. 2018. № 10. Б.16–21.

Мизгелләр елъязмасы = Летопись мгновений. Казан, 2003. 48 б. (Сер. Татарстан кешеләре = Люди Татарстана; Кн. 81).

Мортазина Л. Татар шырпы заводлары // Безнең мирас. 2019. № 9. Б.20–23.

Мутыгуллина Р. В деревню к фермеру, в сельский туристический круиз // Казанские ведомости. 2014. 20 февр.

Настроение номера: Высокогорское // Татарстан. 2018. № 7. С.112–113.

Орлов А.П., Муртазин И.С. Шапши – село будущего. Казань, 1976. 48 с.

Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. Казань, 1999. 368 с.

Подольская М. Белый цветок профессора Казем-Бека цветет 100 лет // Наш дом – Татарстан. 2014. № 1. С.48–53.

Рощектаев А. Где царь Петр юбилей праздновал // Идель. 2014. № 10. С.27.

Сергеев Е. Мы, шапшинские, – сметливые // Республика Татарстан. 2010. 10 марта.

Татарстан: Биектау районы = Татарстан: Высокогорский район. Казан, 1995. 6 б.

Үрдән үргә: «Бөреле» совхозының кешеләре һәм эшләре турында. Казан, 1963. 48 б.

Фазылова Р. Ылысларга күмелгән Чыршы // Татарстан. 2017. № 3. Б. 84–87.

Хәмидуллин Б. Әлдермеш // Шәһри Казан. 2015. 17 апр.

Хәсәнова А. «Генераллар» авылы // Ватаным Татарстан. 2013. 5 апр.

Хөснияр З. Биектау кайсы якта, яки Алпавыт Апанаев алтыннары табылырмы? // Ватаным Татарстан. 2011. 19–20 апр.

Чернышевка // Высокогорские вести. 2016. 8 июля.

Шакиров Р. Автопортрет села // Татарстан. 2016. № 8. С. 12–17.

Шәкүрова Д. Себергә Битаман аша барасы // Ватаным Татарстан. 2017. 19 апр.

Этнография Казанского Поволжья: историко-этнографические очерки. Казань, 2017. 248 с.

Якушева Ф. Урок длиной в сто лет. Казань, 2018. 192 с.