Авыл 1646 елдан Яңа Балтай исеме белән мәгълүм.

XVIII йөз –  XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, кредит ширкәте, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1348 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волость үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Урта Балтай авыл җирлеге үзәге.

1939 елдан – “Кызыл таң” авыл хуҗалыгы артеле, 1949 елдан – Крупская исемендәге колхоз, 1993 елдан – “Балтай” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә һәм Балтай урман хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1928 елда авылда мәктәп ачыла, соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1967 елда яңа бина төзелә). 2000 елда мәктәпкә Р.А.Абзалов исеме бирелә.

1995 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее ачыла (оештыручысы – Р.Гыйззәтуллина). Экспозиция Р.А.Абзаловка, төбәкне өйрәнүгә  багышлана (100 дән артык саклау берәмлеге бар).

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, “Минһаҗетдин хәзрәт” мәчете (1992  елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Урта Балтай шәһәрлеге, I һәм II Урта Балтай авыллыгы (имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

Р.А.Абзалов (1914–1983) – Советлар Союзы Герое, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы;

А.С.Пуряев (1971 елда туган) – машиналар төзүче, икътисад фәннәре докторы;

Р.Ф.Сафин (1965 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульянов өлкәсе татар милли-мәдәни автономия рәисе;

А.Г.Хисамова (1952 елда туган) – актриса, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 

Халык саны

1782 елда – 148 ир заты;
1859 елда – 847,
1897 елда – 1177,
1908 елда – 1434,
1920 елда – 1236,
1926 елда – 1078,
1938 елда – 885,
1949 елда – 672,
1958 елда – 558,
1970 елда – 618,
1979 елда – 621,
1989 елда – 544,
2002 елда – 514,
2010 елда – 474,
2015 елда – 440 кеше (татарлар).