Чын фамилиясе һәм исеме Дридзо Соломон Абрамович.

Биографиясе

1878 елның 16 марты, Екатеринослав губернасы, Александров өязе Даниловка авылы — 1952 елның 12 августы.

1899 елда Н.А.Семашко һәм А.С.Кулеша тарафыннан оештырылган Казан социал-демократ төркеменә әгъза булып керә. 1901 елдан РСДРП әгъзасы.

1905–1907 еллар революциясендә катнаша (Казан). 1906 елның июнендә кулга алына.

1908 елда Иркутск губернасына сөргенгә барганда чит илгә кача. 1909–1917 елларда эмиграциядә Женевада һәм Парижда яши.

1917 елның июнендә Россиягә кайта. 1917 елның июлендә ВЦСПС секретаре булып сайлана.

1918–1921 елларда — укучылар, соңрак тимерюлчылар профсоюзы җаваплы секретаре, профсоюзларның Мәскәү губерна советы рәисе.

1921–1937 елларда Профинтерн генераль секретаре.

1937–1939 елларда Гослитиздат директоры.

1939–4196 елларда СССР тышкы эшләр халык комиссары (министры) урынбасары, бер үк вакытта, 1941–1948 елларда, Совинформбюро башлыгы урынбасары, башлыгы.

1940–1949 елларда ВКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбендә халыкара мөнәсәбәтләр һәм СССРның тышкы сәясәте кафедрасы мөдире.

СССР ҮБК әгъзасы. СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре 

Рабочий контроль. П., 1918;

Профсоюзные массы в Советской России. М., 1920;

Анархо-синдикализм и коммунизм. М., 1924;

Основные моменты в развитии международного проф­движения. М., 1924;

Ленин и профдвижение. Л., 1925;

За единство фронта и единство профдвижения. М., 1935.

Әдәбият 

Литвин А. Лозовский Соломон Абрамович // Борцы за счастье народное. К., 1967.