Казанда рәсми расланган беренче музыка-җәмәгать оешмасы.

Түгәрәк Казан музыкантлары һәм музыка сөючеләре тырышлыгы белән барлыкка килә. Түгәрәкне оештыручылар арасында танылган хор дирижёры һәм музыка эшлеклесе С.В.Смоленский, композитор В.Н.Пасхалов, пианист һәм педагог Л.К.Новицкий, Казан университеты профессорлары Н.П.Загоскин, Н.Сорокин, Д.С.Ермолаев була. Түгәрәкне оештыруга Казан губернаторы А.К.Гейнс булышлык итә, аның җыелышлары өчен Казан Кремле Губернатор сараеның бер бинасыннан урын бирелә.

Түгәрәкнең төп эшчәнлек принцибы аның Уставында бәян ителә. Максаты: «… инструменталь һәм вокаль музыкаль пьесаларын бергә башкару өчен түгәрәк әгъзаларына җыелырга мөмкинлек тудыру». Музыка сәнгатен пропагандалау өчен, түгәрәкнең җитәкче комитеты атна саен музыкаль кичәләр оештыра, анда инструменталь, вокаль, хор музыкасы яңгырый. Концертларда танылган профессор музыкантлар, Европа һәм Россия шәһәрләрендә концерт бирүчеләр: К.Гриняски, И.Аитов, В.Больтерман, С.В.Смоленский, Л.Фуллон, А.И.Панаев һ.б.; нигездә, музыка сөючеләр, Казан университеты укытучылары һәм студентлары катнашалар. Түгәрәк каршында М.Мусорин җитәкчелегендә симфоник оркестр, Р.Детлов һәм С.В.Смоленский җитәкләгән һәвәскәр хор коллективлары оештырыла. Концерт программасы Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары әсәрләреннән тора.

Үзенең демократик карашлары белән билгеле В.Н.Пасхалов Казанда беренче Бушлай эшләүче музыка мәктәбе оештыра. Анда фортепиано, ялгыз җырлау, кыллы һәм тынлы музыка уен коралларында уйнау, хорда җырлау, музыка теориясеннән дәресләр бирелә. Укучылар саны 100 гә кадәр җитә.

Автор – Е.В.Порфирьева