Биографиясе

1929 елның 24 апреле, Томск шәһәре – 2009 елның 31 июле, Казан шәһәре.

1952 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1960 елдан Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының хисаплаулар теориясе бүлеге мөдире, 1968–1981 елларда Казан университеты каршындагы Мәскәү электрон идарә ителүче машиналар институтының бүлек мөдире, 1970–1997 елларда теоретик кибернетика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре геометриягә, математик кибернетика, информатика, техник кибернетикага карый.

Казанда математик кибернетиканың фәнни юнәлешенә нигез салучы (1962). Биаффин өслекләр һәм биаксиаль фәзалар конгруэнциясе теорияләрен тикшерә. Ихтималый машиналар сериясенең прототибын – ихтималый процессор проектын төзи, СССРда беренче булып ихтималый автоматлар төшенчәсен кертә (1964), аны анализлау һәм синтезлауның төп теоретик проблемаларын тикшерә; стохастик булмаган телнең үрнәген төзи һәм стохастик телләрне күзаллау критерийларын тасвирлый.

Модельләүче электрон машина идеясен тәкъдим итә. ЭВМда җыр көйләрен язу программасын (бергәләп), абстракт математик тикшеренүләрне автоматлаштыру системасын, ЭВМ белән диалог алып баручы лингвистик процессор төзи, татар телен компьютер технологияләренә кертүгә актив булышлык күрсәтә.

Награды

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основы теории вероятностных автоматов. М., 1985.

Вероятностные автоматы и процессоры. М., 1986.

Семантический анализ в вопросно-ответных системах. Казань, 1991 (автордаш).