Биографиясе

1884 елның 10 июле, Гродно шәһәре — 1969 елның 16 декабре, Баку.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1907), шунда ук эшли, профессор (1918). Бер үк вакытта, 1909–1920 елларда, Казан югары хатын-кызлар курсларында укыта. 1920–1960 елларда — Әзәрбайҗан университетында (Баку). Бер үк вакытта, 1944 елдан, Әзәрбайҗан ССРның Философия һәм хокук институтында: 1944–1945 елларда философия һәм хокук секторы мөдире, 1945–1950 елларда — директор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре антик философия тарихына, Якын Көнчыгыш халыклары философиясенә, мантыйк һәм психологиягә карый.

Антик философлар хезмәтләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият

В поисках за абсолютной достоверностью. К., 1912;

Введение в философию: В 2 ч. К., 1912–16;

Досократики: В 3 ч. К., 1914–19;

Псевдо-Демокрит в его фрагментах и свидетельствах древности. М., 1925;

Древнегреческие атомисты. Баку, 1946;

Авеста. Баку, 1960; История логики. М., 1967.