Авыл 1646 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысыннан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту, балта эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 9 җил һәм 1 ярма ярдыру тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1948,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Әлмәндәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Борнаш” авыл хуҗалыгы артеленә, 1933 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1994 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003 елдан “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елларның икенче яртысында – җидееллык (1940 елда яңа бина төзелә), 1959 елда – сигезьеллык, 1967 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.М.Гафурова (1901–1967) – журналист;

Р.Н.Заһидуллин (1952 елда туган) – Апас муниципаль районы башлыгы (2005 елдан);

Х.К.Ибраһимов (1958 елда туган) – прозаик һәм драматург;

Р.Г.Ногманов (1951 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Апас төбәк тарихы музее директоры (2005 елдан);

В.С.Шәфигуллин (1894–1939) – сәясәт эшлеклесе, журналист, “Эш” газетасының (хәзер “Ватаным Татарстан”) беренче мөхәррире.

Халык саны

1782 елда – 147 ир заты;
1859 елда – 719,
1897 елда – 1350,
1908 елда – 1510,
1920 елда – 1400,
1926 елда – 833,
1938 елда – 801,
1949 елда – 555,
1958 елда – 460,
1970 елда – 530,
1979 елда – 423,
1989 елда – 291,
2002 елда – 274,
2010 елда – 240,
2015 елда – 211 кеше (татарлар).