Биографиясе

1974 елның 17 декабрендә Казанда туган.

1995 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Невада штаты университетында эшли (2006 елга кадәр, Рино, АКШ). Баштагы эшләрендә ул беренче булып скринингның молекуляр-генетик ысулын кулланып, хантавирусларның рекомбинант штаммнарын ача. Шулай ук ул беренче булып кыргый хайваннарны иммунизацияләү өчен тере вакцина булдыруның потенциаль платформасы сыйфатында үзенчәлекле төр вирус векторын (цитомегаловирусны) куллану мөмкинлеген күрсәтә.

2003 елда “Peromyscus maniculatus cytomegalovirus as an expression vector in deer mice” темасы буенча диссертация яклый һәм күзәнәк һәм молекуляр биология өлкәсендә PhD гыйльми дәрәҗәгә лаек була.

2006 елдан Казан университетында. Үзенең лабораториясен нигезли һәм яңа юнәлешне үстерә башлый – кешеләрнең һәм хайваннарның төрле авыруларына диагноз кую, аларны кисәтү һәм дәвалауның яңа ысулларын эшләү өчен геннар һәм күзәнәкләр технологияләрен куллану.

2011 елда "Вирусные и невирусные методы введения в организм рекомбинантных нуклеиновых кислот" темасына докторлык диссертациясен яклый.

Казан университеты профессоры, генетика кафедрасы мөдире (2012 елдан), бер үк вакытта Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры урынбасары (2012–2013).

Фәнни-техник өлкә экспертларының федераль реестры эксперты һәм Россия фәнни фондының экспертлар советы әгъзасы.

Ноттингем университетының фундаменталь медицина мактаулы профессоры (Бөекбритания, 2019).

Ризванов А.А. – 2019 елда Казан университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты җирлегендә булдырылган прецизион һәм регенератив медицинаның фәнни-клиник үзәген оештыручы һәм директоры. Үзәк фәнни-тикшеренү институты белән клиника базасының бергә яшәвеннән гыйбарәт, анда клиник базага фәнни белемнәрне кертү өчен трансляцион медицина концепциясе үстерелә. Үзәктә фәнни, клиник тикшеренүләр уздырыла, шулай ук дәвалау, диагноз кую һәм кисәтүнең яңа алымнары кертелә. Үзәк төзелешенә онкология, иммунология, инфекция, орфан, йөрәк-кан тамырлары, нейрогенератив һәм башка авыруларны өйрәнүче 4 фәнни-тикшеренү лабораториясе керә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кешеләр һәм хайваннар авыруларын геннар һәм күзәнәкләр терапиясенә карый. Организмга рекомбинант нуклеин кислоталарны кертүнең вируслы һәм вируссыз ысулларын эшли.

А.А.Ризванов регенератив медицинада геннар һәм күзәнәкләр технологияләре өлкәсендә фәнни мәктәп булдыра: аның җитәкчелегендә 15 кандидатлык, 3 докторлык һәм 1 Ph.D. (Португалия) диссертацияләре яклана.

3 тапкыр Россия Федерациясенең әйдәп баручы фәнни мәктәпләренә дәүләт ярдәме өчен РФ Президенты грантлары җиңүчесе була: 2018 елда – "Геннар терапиясе фонында мускуллар тукымасы нормада һәм ишемик зарарланганда була торган регенерациянең фундаменталь механизмнарын өйрәнү", 2020 елда – "Төп күзәнәкләрнең микровезикуллары митохондрияләрне күчерүнең фундаменталь механизмнарын һәм төп күзәнәкләрдә митохондриаль функцияләрнең элекке хәленә кайтуын өйрәнү", 2022 елда "Адено-ассоциацияләнгән вируслар нигезендә геннар терапиясенең нәтиҗәлелеген һәм вектор иммунитеты формалашуны өйрәнү" проектлары белән.

500 дән артык фәнни һәм укыту методик эшләр, шул исәптән 9 монография, китапларда бүлекләр һәм 38 авторлык таныклыгы һәм патентлар авторы.

Бүләкләре

Яшь галимнәргә дәүләт ярдәме өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләге лауреаты (2009), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең В.А.Энгельгард исемендәге бүләге лауреаты ("Регенератив медицинада геннар һәм күзәнәкләр терапиясе" эшләре циклы өчен, 2017) һәм "Алтын скальпель" милли ветеринария бүләге лауреаты (ветеринар табиблар ассоциациясе, "Ветеринария медицинасын үстерүгә керткән фәнни өлеше өчен", 2019).