Чыгу урыны һәм вакыты

1924 елның 7 июненнән 15 ноябренә кадәр Самара шәһәрендә, Идел буе хәрби округы сәяси идарәсенең атналык органы буларак, татар телендә барлыгы 18 саны нәшер ителә.

Редколлегия составына Х.Күрми, Ф.Таипов, А.Шнитков керә.

1925 елның 23 февраленнән 1938 елның 8 маена кадәр Казанда: 1937 елның маена кадәр — Идел буе хәрби округының сәяси идарәсе һәм ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты органы, соңрак ТатҮБК исемендәге  Казан укчылар дивизиясенең сәяси бүлеге органы буларак чыга.

1938 елның 8 маенда соңгы саны рус телендә басыла.

Төрле елларда мөхәррирләре — М.Давыдов, Я.Чанышев, М.Парсин, С.Гыйльфан, З.Гали, Г.Усманов, Г.Гыйльманов.

1928 елның маеннан 1933 елның гыйнварына кадәр «Кызыл армеец» редакциясе кушымталар рәвешендә «ОСОАВИАХИМ» (124 сан), «Кызыл командир», «Военкор» һәм башка газеталар чыгара.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать в восстановительный период). Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров