Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. 1950 еллар уртасына кадәр Түбән Шәйморза исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, 10 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1242,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волосте составында. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Иске Тинчәле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Сакко» колхозы оештырыла, 1959 елда күрше колхозларны кушу нәтиҗәсендә зурайтыла. 2011 елдан «Агрофирма «Вамин-Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2015 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2009 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп, 1977 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1972 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет эшли (2000 елдан).

Күренекле кешеләре

Ф.И.Идиатуллин (1954 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

С.К.Камалетдинов (1885–1954) – педагог, «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында шәрекъ халыклары тарихы музеен булдыру эшен башлап җибәрүче.

Халык саны

1859 елда – 537,
1897 елда – 862,
1913 елда – 1185,
1920 елда – 1146,
1926 елда – 1120,
1938 елда – 1256,
1949 елда – 1041,
1958 елда – 890,
1970 елда – 1000,
1979 елда – 886,
1989 елда – 337,
2002 елда – 296,
2010 елда – 293,
2015 елда – 293 кеше (татарлар).