Эчтәлек

Авыру чыганагы – авыручы кешеләр генә түгел, сәламәтләнеп килүчеләр һәм бактерия йөртүчеләр дә. Йогышлы авыруларга төрле дәрәҗәдә йогышландыру, микроорганизмның үзенчәлекле реакциясе, патологик процессның цикллы рәвештә – периодларның эзлекле алмашуы, йогышлы авырудан соң иммунитет барлыкка килү, кайбер йогышлы авыруларның пандемиягә (аеруча куркыныч, карантинлы йогышлы авырулар) кадәр массакүләм эпидемиологик таралуы хас.

Зарарлану билгесе авыручыда яисә авыру чыганагын йөртүчедә чагыла. Тормыш өчен куркыныч булган көчле авырулар (шок, бавыр функциясе тукталу, бөерләрнең хәлсезлеге, үпкәләргә һәм баш миенә кан саву һ.б.) кичектергесез ярдәм таләп итәләр.

Йогышлы авыруларганы Л.В.Громашевский бүленеше (1941) буенча – эчәкләр (туры эчәктә йогышлы авырулар), сулыш юллары (аэроген ысул белән тапшырыла), кан, яисә трансмиссив (буынтыгаяклылар аша йога), тире (контактлы юл белән йога) авыруларына аералар.

Йогышлы авырулар турында мәгълүматлар борынгы язма истәлекләрдә (һинд Ведалары, Борынгы Кытай һәм Мисыр язмалары, Тәүрат, рус елъязмалары һ.б.) «кизү», «үләт» һ.б. исемнәр белән бирелгән. Коточкыч эпидемия һәм пандемияләр һәр тарихи чорга хас. Урта гасырларда «кара үлем»нән – чумадан Европа халкының өчтән бер өлеше үлә, XVII–XVIII йөзләрдә чәчәк авыруы һәр ел саен 10 млн кешегә йога, тимгелле тиф барча сугышларга хас була. 1917–1918 елларда грипп пандемиясе («испанка») 20 млн кешенең гомерен өзә. XIX йөз башында Татарстан җирендә йогышлы эчәк (холера, корсак тифы, паратифлар, дизентерия һ.б.), кан (тимгелле һәм кайтма тиф, бизгәк), сулыш юллары (туберкулёз, кызамык, дифтерия) эпидемияләре еш килеп чыга; тире (корчаңгы, йогышлы гөмбәләр, стафило- һәм стрептодермия, тире ялкынсынуы) авырулары, чәчәк, Себер түләмәсе, трахома, венерик һәм башка авырулар таралган була.

Озак вакытлар йогышлы авыруларның сәбәбен һавада агулы матдәләр парлары – миазмалар булу белән бәйлиләр. XVI йөздә контагияләр турында тәгълимат барлыкка килә (Италия галиме Д.Фракасторо), 1784 елда рус микробиологиясенә нигез салучы Д.С.Самойлович хезмәтләрендә авыру китереп чыгаручыларның бик кечкенә тереклек ияләре икәнлеге күрсәтелә, ул чуманың контагиоз юл белән таралуын исбатлый.

«Йогышлы авырулар» атамасы 1840 елдан кулланышка керә. Йогышлы авырулар турында тәгълимат бактериология нык үскән һәм иммунология таныла башлаган чорда үсеш ала. Фәнни ачышлар француз галиме Л.Пастер, немец бактериологы Р.Кох, рус галимнәре И.И.Мечников, П.Эрлих, А.Ф.Гамалей, Г.Н.Минх, Г.Н.Габричевский, Д.И.Ивановский, И.Г.Савченко, Д.К.Заболотный, Л.А.Зильбер һ.б. исемнәр белән бәйле; йогышлы авырулар клиникасы һәм патогенезы тәгълиматын рус галимнәре С.П.Боткин, Е.И.Марциновский, И.Я.Чистович һ.б. үстерә, Ленинград галимнәре – йогышлы авырулар белгечләре (С.С.Златогоров, Г.А.Ивашенцов, М.Д.Тушинский һ.б.) йогышлы авыруларны булдырмау ысулларын эшли.

Россиядә йогышлы авырулар буенча беренче кафедралар Медицина-хирургия академиясендә (Санкт-Петербург, 1898), Мәскәү, Казан университетларының медицина факультетларында, Казан клиника институтында (1920 еллар) ачыла. 1930 еллар башында балаларның күпләп авыруы сәбәпле, Россия югары медицина уку йортларында, шул исәптән Казан медицина институтында (1933) педиатрия факультетлары ачыла. Балалардагы йогышлы авырулар аерым фән буларак өйрәнелә һәм этиологик билгеләре (таралу характеры, клиник билгеләре, дәвалау һәм профилактика ысуллары) буенча берләштерелә; аларга стафилококк, стрептококк, менингококк йогышлы авырулары, эпидемик паротит, дифтерия, сальмонеллёзлар, эчәк, энтеровирус йогышлы авырулары, чәчәк, кызамык, цитомегаловируслы, герпетик йогышлы авырулары, полиомиелит керә.

1940 елда республика сәламәтлек саклау органнарының профилактик эшләре нәтиҗәсендә балалардагы йогышлы авырулар күләме кими (корсак тифы – 26, кызамык 30% ка, дизентерия – 5, дифтерия – 2,5% ка, скарлатина 3 тапкырга). 1950–1960 елларда актив профилактика (иммунлаштыру) үткәрү, яңа дару препаратлары (антибиотиклар, сульфаниламидлар, вируска каршы чаралар һ.б.) куллану, дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге хезмәтен оештыру республика халкының йогышлы авырулар белән авыруын киметә. Әмма 1970–1980 елларда Татарстанда дифтерия, көчле респиратор, вируслы эчәк авырулары, төрле грипп, Лайм авыруы, герпетик, цитомегаловирус авырулары, туберкулёз, талпан энцефалиты, геморрагик бизгәк һ.б. Йогышлы авырулар эпидемияләре нык таралуы теркәлә; диагноз кую кыен булган һәм эпидемиологик катлаулы зоонозлар (лептоспироз, ялган туберкулёз, эчәк иерсиниозы, бореллиоз) куркынычы туа. XX йөз ахыры -XXI йөз башында ТРда спид (ВИЧ), вируслы парэнтераль гепатит проблемалары актуальләшә. 2008 елда ТРда ВИЧ белән - 761 кеше, гепатит (А, В һәм С) белән 15808 кеше исәптә тора, көчле йогышлы эчәк авырулары белән – 10084 кеше, грипп белән – 1663, башка көчле йогышлы вируслы авырулар белән 23392 кеше авырый.

ХХ йөздә Татарстанда йогышлы авырулар белән көрәшүгә эпидемиология галимнәре һәм йогышлы авырулар белгечләре Б.А.Вольтер, Д.М.Петров, Д.С.Черняков, Н.В.Васильева, В.Я.Царёва, А.Е.Резник, Н.П.Кудрявцева, В.И.Качурец, Д.Ш.Бәширова, Д.Ш.Еналеева, В.Я.Давыдов, А.А.Сорокин, С.Х.Насыйбуллина, А.Д.Царегородцев, В.Х.Фазылов, В.А.Анохин, И.Г.Закиров, Л.М.Малышева, М.С.Фәткулов, Г.В.Краева һ.б. зур өлеш кертәләр.

Әдәбият

Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны. К., 1948;

Шувалова Е.П. Инфекционные болезни. М., 1995;

Инфекционная и паразитарная заболеваемость в Республике Татарстан (1920-1998). К., 1999.

Авторлар — В.Х.Фазылов, А.А.Анохин