ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты чуаш секциясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1925 елның 27 гыйнварыннан 1926 елга кадәр Казанда чуаш телендә нәшер ителә.

Юнәлеше

Газетаның максаты авылда коммунистлар партиясе йогынтысын көчәйтү, авыл халкын сәяси агарту була.

Крәстиян хуҗалыгын алып бару буенча файдалы киңәшләр һәм төрле белешмәләр дә басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.