Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1552.

Башта Мәскәүгә юнәлеш тота. 1551 елда Казан аксөякләренең кайбер вәкилләре белән бергә рус гаскәренең Казанга явында катнаша (кара Казанга Рус дәүләтенең яулары (1545–1551)).

1552 елның мартында казанлылар тарафыннан рус наместнигы С.И.Микулинскийның шәһәргә керүе турындагы килешү бозылганнан соң, Мәскәүгә каршылар ягына күчә. Казан тәхетенә Әстерхан ханзадәсе Ядегәр Мөхәммәдне чакырган Вакытлы хөкүмәтне җитәкли; Казанны Иван IV гаскәрләреннән саклауны оештырган җитәкчеләрнең берсе (кара Казанның яулап алынуы).

Әдәбият     

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923; 

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. К., 1995.

Автор — И.Р.Вәлиуллин