Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Улуйменево исеме белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, урман кисү, тәгәрмәч һәм чана ясау.

XX йөздә авылда мәчет (1809 елдан мәгълүм), мәктәп (1838 елда), бакалея, икмәк саклау-сату кибетләре.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2458 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Киров авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла, сарык асрауга махсуслаштырыла. 1957 елда Киров исемендәге совхоз составына керә.

1987 елда совхоздан “Олы Имән” исеме белән аерыла. 2006 елда “Марс” исеме итеп үзгәртелә.

Хәзер “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла (бина төзелә, 1933 елда яна, 1936 елда яңа бина төзелә), 1937 елда җидееллык, 1955 елда – башлангыч (1972 елда яңа бина төзелә), 1992 елда – тулы булмаган урта, 2012 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2016 елда ябыла).

1929 елда мәчет бинасында балалар бакчасы оештырыла.

Авылда мәдәният йорты (2012 елда мәктәп бинасында), китапханә, балалар бакчасы, мәчет (1995 елдан).

Халык саны

1795 елда – 128,
1834 елда – 313,
1859 елда – 599,
1870 елда – 710,
1897 елда – 857,
1906 елда – 1104,
1913 елда – 1193,
1926 елда – 867,
1938 елда – 803,
1949 елда – 480,
1958 елда – 446,
1970 елда – 505,
1979 елда – 477,
1989 елда – 417,
2002 елда – 334,
2010 елда – 330,
2015 елда – 300 кеше (татарлар).