- РУС
- ТАТ
Әбү-л Хәсән Гали ибне әл-Хөсәен әл-Мәсгуди (әл-Багдади). Гарәп тарихчысы, географы, сәяхәтчесе
Гомер еллары: 896 ел тирәсе, Багдад – 956 яки 957 ел, Фустат шәһәре, Мисыр.
Әл-Мәсгуди Мисырда һәм Сүриядә яши. Гомеренең күпчелек өлешен сәфәрләрдә уздыра, мөселман илләрендә (Иран, Палестина, Йәмән), Һиндстанда, Кавказ аръягында һ.б. җирләрдә була.
930 елларның икенче яртысында әл-Мәсгуди Хәзәр (хәзерге Каспий) диңгезе буйларында булып китә, анда Җаек (Урал), Итил (Идел), Кура һ.б. елгалар тамакларында яшәгән халыкларның тормышы, традицияләре һәм гореф-гадәтләре, Баку, Дербент, Бардау шәһәрләре һ.б. хакында мәгълүматлар җыя.
Әл-Мәсгуди шулай ук Хәзәр каганлыгы башкаласы Итил шәһәрендә дә булган дип фаразлана. Аның хезмәтләрендә Хәзәр каганлыгының сәяси системасы тасвирлана: әл-Мәсгуди анда, башлыча, болгар аксөякләре вәкилләре идарә итә, халыкның зур күпчелеге мөселманнар, бары тик мөселман гына вәзир була ала дип яза.
Әл-Мәсгуди шулай ук Дунай буе болгарлары хакында да искә ала.
Аның 7 тарихи-географик хезмәте арасында иң зур күләмлеләре – «Әхбар аз-заман» («Заман хәбәрләре») һәм «Китаб әл-әүсат» («Уртанчы китап») югала, алардагы кайбер мәгълүматлар башка чыганакларда сакланган.
Сакланмаган хезмәтләренең кыска кисәкләре әл-Мәсгудинең «Муруҗ әз-зәһаб вә мәгадин әл-җәваһир» («Алтын һәм асылташлар мәгъдәннәрен юу урыннары», 943) дигән әсәрендә урнаштырылган. Анда грекларның, римлыларның, гарәпләрнең җирләре турындагы гомуми географик мәгълүматлар һәм, аерым алганда, Көнчыгыш Европа халыкларына нисбәтле тарихи-этнографик тасвирлама бирелә.
Безнең көннәргә килеп җиткән башка кулъязма хезмәтендә – «Китаб әт-әтбиһ вә-л-ишраф»та («Кисәтү һәм яңадан тикшерү китабы», 956) төзәтүләр һәм өстәмәләр белән элегрәк язылган әсәрләрен тасвирлый.
Чит илләрдә әл-Мәсгуди хезмәтләре XVIII йөздән басыла башлый. Француз тикшеренүчесе М.д’Оссон әл-Мәсгудине гарәп Геродоты дип атый.
Россиядә әл-Мәсгуди әсәрләре Б.А.Дорн, Х.Д.Френ, А.Я.Гаркави, И.Ю.Крачковский, В.В.Бартольд, А.П.Ковалевский, Б.Н.Заходер, В.М.Бейлис һ.б. тарафыннан өйрәнелә һәм шәрехләнә.
Бартольд В.В. Арабские известия о русах // Советское востоковедение. 1940. № 1.
Бейлис В.М. Ал-Масуди о русско-византийских отношениях в 50-х годах X в. // Международные связи России до XVII в. М., 1961.
Микульский Д.В. Арабский Геродот. М., 1998.
Автор – Л.Х.Хәмидуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.