Эчтәлек

1376 елның башында Мәскәү гаскәре Болгар чикләрен үтеп керә. Болгар бәклеге белән бу вакытта Хәсән бәк һәм Мөхәммәд Солтан идарә итә. Аларның чик сагындагы атлы гаскәре җиңелә. Мәскәү көчләре Болгарны камап ала, шәһәргә якын булган авылларны талый, яндыра.

Яхшы ныгытылган Болгарны саклаучылар бирешми, туплардан, арбалетлардан атып, дошманга каршы нык тора.

Солых төзелә, Болгар йолым түләргә һәм Мәскәү түрәләрен (вәкилләрен) кабул итәргә ризалык бирә.

Әдәбият

Полное собрание русских летописей. М. – Л., 1949. Т. 25.

Приселков М.Д. Троицкая летопись. М. – Л., 1950.

Автор – И.Л.Измайлов