Рус елъязмалары кулланышында – «Великая замятня».

Алшартлары

Яңадан-яңа җирләр яулау, яуланган илләрдән салым җыю, эчке һәм тышкы сәүдәнең ныгуы, тарханлык хокукыннан файдалану җирле феодалларның икътисади һәм сәяси яктан ныгуына китерә.

Урындагы феодаллар көчәйгәч һәм үзара берләшә башлагач, үзәк хакимиятнең аларга йогынтысы йомшара. Үзәк хакимияттән бәйсез, мөстәкыйль булырга омтылган аерым шәһәрләр, өлкәләр барлыкка килә. Алар үз олысларының бай кереме исәбенә (аның күләме елына 600 меңнән алып 1200 мең дирһәмгә кадәр җиткән) зур алай-гаскәр тота алганнар (5 мең кешелек гаскәр тотучылар була).

Бирдебәк хан идарә иткәндә (1357–1359) тышкы сәясәт бәйләнешләре йомшый, урыннарда мөстәкыйльлеккә омтылыш, үзәк хакимияттән ераклашырга тырышу көчәя. Бер үк вакытта төрле феодаль төркемнәр арасында икътисади һәм сәяси өстенлеккә ирешү, җәен-кышын көтү йөртергә уңайлы булган җир-биләмәләргә ия булу өчен үзара көрәш-бәрелешләр ешая.

Күтәрелеш елларында халык саны арту нәтиҗәсендә көтүлекләр җитми башлый. Бирдебәк ханның тәхеткә утырырдай якыннарының үтерелеп бетерелүе сәбәпле, аңардан соң Бату ханнан килгән идарәчеләр нәселе өзелә.

Ике төркемнең тарткалашуы

Алтын Урда тәхете Җучинең икенче улы Урда Эҗен варислары кулына күчә. Элек-электән хан сараена якын торган кайбер аксөякләр арасында бу хәл ризасызлык тудыра. Шул рәвешле бер-берсе белән көрәшүче ике төркем барлыкка килә:

  • Сарай әл-Җәдидтә яңарак тәхет биләүче Урда Эҗен варислары даирәсенә Иделдән сул тарафта җир тотучы аксөякләр керә;
  • Иделдән уң тарафтагы биләмәләрдә – Азак (Азов) диңгезе буе, Кырым төбәкләрендә Мамай әмир төркеме өстенлек итә.

Мамай әмир чыңгызыйлар нәселеннән булмаса да, Алтын Урдада тәхет чуалыш вакыйгаларында актив катнаша – үз йогынтысындагы чыңгызыйларга тәхет яулаша.

Ике төркемнең тарткалашуы нәтиҗәсендә илдә тотрыклылык бетә, Алтын Урда тәхетендә егермеләп хан алмашына. Бер үк вакытта идарәче ыруглар (Аргын, Барын, Кыпчак, Ширин һ.б.) арасында да өстенлек өчен көрәш бара; аерым өлкәләр мөстәкыйль олыс дәрәҗәсен дәгъвалый.

1360 елларда Алтын Урдадан Харәзем (идарәче Суфилар династиясе), Мухша Олысы (Тагайлар), Хаҗитархан (Хаҗичиркәсләр), Сарайчык (идарәчеләре Илбан, Алып Хуҗа), Болгар бәклеге (идарәчесе Булат Тимер) һ.б. биләмәләр аерылалар.

1360 еллар ахыры – 1370 еллар башында Мамай әмир дә берничә олыс-өлкә тәхетенә үз кешеләрен утырта. Ләкин аның хакимияте тотрыклы булмый.

Тотрыклылыкка ирешү өчен Мамай әмир 1380 елда Алтын Урда буйсынуында булган рус кенәзлекләренә яу белән бара. Ләкин ул Куликово кыры сугышыннан соң Алтын Урданың көнбатыш олыс-өлкәләре өстеннән булган хакимлеген дә югалта. Элек аңа йөз тоткан Ак Урда хан-әмирләре Туктамыш ханга буйсыналар.

Берләшү

Туктамыш Аксак Тимер белән Идегәй ярдәмендә башта Күк Урда тәхетен, аннары, Ак Урданы да кертеп, Алтын Урда тәхетен яулап алуга ирешә. Шул рәвешле Туктамыш хан Алтын Урданың ике канатын кабат берләштерә, Алтын Урда тәхет чуалышларына чик куя.

Әмма дәүләт күләмендә барган көрәш, сугыш-бәрелешләр илнең көч-куәтен нык киметә, икътисади бөлгенлеккә төшерә. Сәүдә элемтәләре өзелә. Алтын Урданы читләтеп узган яңа сәүдә юллары, сәүдә үзәкләре барлыкка килә.

Егерме ел дәвамында барган тәхет чуалышлары тәхеткә Туктамыш хан утыргач бастырыла, ләкин ул Алтын Урданың таркала башлавына китерә.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор – Ә.Г.Мөхәммәдиев