1380 елның 8 сентябре.

«Дондагы кырылыш», «Мамай явы» буларак та билгеле.

Куликово кыры сугышы турындагы мәгълүматлар кыскача (Рогожск елъязмачысы, Симеон һәм Мәскәү – Академик елъязмалары составына керә) һәм тәфсилле (беренче София һәм дүртенче Новгород елъязмаларында) елъязма хикәятләрендә, «Задонщина» шигъри повестенда, «Мамай явы турында хикәят» эпик повестенда, шулай ук Дмитрий Ивановичның (кара: Дмитрий Донской) һәм Сергий Радонежскийның тәрҗемәи хәлләрендә сакланган.

XIV йөз ахырында – XV йөз башында язылган хикәят арада иң ышанычлысы санала; тәфсилле хикәят XV йөз уртасында барлыкка килә. «Задонщина»ның язылу вакыты төгәл ачыкланмаган (XIV йөз ахыры), хикәят, елъязмалар материалларын файдаланып, «Игорь полкы турында җыр» нигезендә язылган. «Мамай явы турында хикәят» XV йөз ахырында – 1520–1530 елларда барлыкка килә; ул – елъязмалар текстлары нигезендә төзелгән яугирләр хикәяте; анда урта гасырлар рыцарьлар романнарыннан өзекләр кертелгән (батырларның сугыш алдыннан бергә-бер бәрелеше, гаскәр башлыгының гади яугир сугыш киемнәрен киюе, яшерелгән полк – постырма).

Алшартлары

Сугыш алдыннан Алтын Урдада 1360–1380 елларда хан тәхете өчен Җүчиләр нәселенең Ак Урдадагы һәм Күк Урдадагы тармаклары арасындагы үзара бәрелешләр белән бәйле вакыйгалар (кара: Алтын Урдада тәхет чуалышлары) булып уза. 1360 елдан чынлыкта Ак Урда белән рәсми рәвештә тәхеттә утырган ханнар исеменнән Мамай идарә итә.

Сарай шәһәрендә көчле хан хакимияте булмаган шартларда һәм Мамай шәхсән үзе генә бөек кенәзлек итү ярлыгын бирү мәсьәләләрен хәл итәргә омтылганда, Мәскәүнең бөек кенәзе Дмитрий Иванович, кайбер рус (Тверь, Смоленск һ.б.) кенәзләренең ярдәменә таянып, 1375 елда урда салымын түләүне туктата.

Шул ук елда ул Тверьгә яу белән бара, Мамай тәхеткә утырткан кенәз Михаилны Мөхәммәд Бүләк хан биргән бөек кенәзлек итү ярлыгыннан баш тартырга мәҗбүр итә һәм чынлыкта Русьның бәйсез идарәчесенә әверелә.

Бу Мамайны хәрби чаралар башлап җибәрергә этәрә, аның гаскәре әледән-әле чиктәш рус кенәзлекләрен бөлдерә, ә Дмитрий Ивановичның гаскәрләре 1376 елда Болгар шәһәрен басып алалар (аның идарәчеләре үзләренең Мәскәүгә бәйле булуларын таныйлар һәм ясак түли башлыйлар), 1378 елда Вожа елгасы буендагы (Рязань җире) сугышта әмир Бигеч гаскәрен тар-мар итәләр.

Шуннан соң Мамай Литваның бөек кенәзе Ягайло белән союз төзи, Рязань кенәзе Олегны үз ягына чыгарга ризалаштыра һәм, рус кенәзлекләрен бөлдерү, аларны буйсындыру нияте белән гаскәр туплый башлый.

Елъязмалардагы мәгълүматлар буенча, Мамай үз гаскәренә «Кыпчак һәм Татар җирләреннән яугирләр, фрязларны, чиркәсләрне һәм ясларны чакыра». Тарихчылар аның гаскәрендәге яугирләр санын төрлечә атыйлар (А.Н. Кирпичников – 40–60 мең кеше, Б.А. Рыбаков – 300 мең кешегә кадәр), ләкин бу гаскәрнең саны 30 мең кешедән дә артмагандыр.

Сугыш барышы

1380 елның августында Мамай гаскәре Дон елгасы буйлап Мәскәү кенәзлегенең көньяк чикләренә юнәлә. Моңа җавап йөзеннән Дмитрий Иванович полклар туплый башлый. Руслар гаскәре Мәскәү кенәзенә буйсынудагы шәһәрләр һәм җирләр (Белоозеро, Ростов, Звенигород, Новосиль һ.б.) ополчениеләреннән, шулай ук Смоленск, Дорогобуж һәм Брянск кенәзләренең аерым отрядларыннан җыела (Тверь һәм Түбән Новгород кенәзләре катнашмыйлар). 30 меңләп яугир исәпләнә (әдәбиятта рус гаскәрләренең саны да төрлечә күрсәтелә: С.М. Соловьёв фикеренчә, 150 мең, А.Н. Кирпичников фикеренчә, 40–60 мең кешегә кадәр).

Полклар 29 июльдә җыелалар һәм, Мамай көчләрен Ягайло гаскәре белән кушылдырмас өчен, Донның югары агымы буена юнәләләр. 8 сентябрьдә Дмитрий Иванович гаскәре Непрядва елгасының (Донның уң кушылдыгы) уң ярына чыга һәм сугышка керергә тезелә.

Рус һәм татар полкларының ничек тезелүе турында ышанычлы мәгълүматлар юк. Рус гаскәрләренең 5 зур полктан (алгы, уң һәм сул, үзәк һәм резерв) торуы ихтимал.

Сугыш барышында Мамай гаскәре каршы якны кысрыклый, ләкин рус полкларының фланглардан ясалган һөҗүмнәре нәтиҗәсендә ул тар-мар ителә. Мамай үз гаскәренең калдыклары белән качып китә һәм яңа гаскәр тупларга тырыша, ләкин шул вакыт Күк Урда ханы Туктамыш аңа каршы чыга. Бу каршылыкта Ак Урда әмирләре яңа хан ягында булалар.

Мамай Кафа шәһәренә (Кырым) кача, анда ул генуялылар (итальян сәүдәгәрләре) тарафыннан тотыла һәм үтерелә.

Нәтиҗәләре

Куликово кыры сугышындагы җиңү Мәскәү кенәзлегенең башка рус кенәзлекләре арасында абруе ныгуга китерә һәм ул кенәзлекләрдә Алтын Урдага карата тискәре карашлар көчәюгә булышлык итә. Ләкин бу җиңү Русьны Алтын Урда хакимиятеннән котылуга китерми.

1380 елда Туктамыш хан Алтын Урданы үз хакимияте астына берләштерүгә ирешә. 1382 елда ул Руська яу белән бара, Мәскәүне басып ала, яндыра, кенәз Дмитрий Ивановичны кабат үз хакимиятен танырга һәм узган еллар өчен дә ясак түләргә мәҗбүр итә.

XVI йөзнең беренче яртысыннан, Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын яулау өчен көрәш башлагач, Куликово кыры сугышының әһәмияте ясалма рәвештә күпертелә башлый, аның нәтиҗәләре максатчыл рәвештә сәясиләштерелә. Куликово кыры сугышының әһәмиятен бәяләүдәге бу юнәлеш Россия историографиясенең алдагы барлык чорларында да өстенлек итә.

Чыганаклар

Полное собрание русских летописей. СПб., 1913. Т. 18; М., 1965. Т. 15; 1997. Т. 1; 2000. Т. 3, 6.

«Слово о полку Игореве» и памятники Куликовского цикла. М.–Л., 1966.

Сказания и повести о Куликовской битве. Л., 1982.

Әдәбият

Насонов А.Н. Монголы и Русь. М.–Л., 1940.

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М.–Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Греков И.Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды. М., 1975.

Прохоров Г.М. Повесть о Митяе. Л., 1978.

Кирпичников А.Н. Куликовская битва. Л., 1980.

Куликовская битва. М., 1980.

Скрынников Р.Г. Куликовская битва: Проблема изучения // Куликовская битва в истории и культуре нашей родины: Материалы науч. конф. М., 1983.

Горский А.А. Москва и Орда. М., 2000.

Данилевский И.Н. Русские земли глазами современников и потомков (XII–XIV вв.). М., 2001.