Эчтәлек

Шәһәр – Урта Азиядән Европага узучы сәүдә юлының әһәмиятле ноктасы.

Урта Азия хакиме Аксак Тимер гаскәрләренең 1395 елдагы явы вакытында җимерелми калган азсанлы шәһәрләрнең берсе. Иң югары күтәрелешкә XIV йөздә – XV йөз башында, нугай бәкләре резиденциясе һәм Идел аръягының мөһим сәяси, хуҗалык-сәүдә һәм дини үзәге булып торган вакытында ирешә.

1580 елда Җаек казаклары тарафыннан җимерелә; акрынлап бетүгә йөз тота.

Археологик калдыклары Гурьев өлкәсенең (Казакъстан) Сарайчык авылы янында табыла.

Сарайчык ике йөз елдан бирле фәнни яктан өйрәнелә, тикшеренү нәтиҗәләре В.Н. Татищев, П.И. Рычков, П.С. Паллас, А. Левшин, В.Г. Тизенгаузен, А.Н. Кастанье, В.В. Григорьев һ.б.ның хезмәтләрендә тасвирлана.

Археологик өйрәнүләр Ф. Гебель (1834), Н.К. Арзютов (1937), А.Х. Маргулан (1950), Г.И. Пацевич (1950 еллар) һәм Л.Л. Галкин (1970–1980 еллар) тарафыннан алып барыла.

1996 елдан Казакъстан Республикасы Археология институтының Көнбатыш Казакъстан археологик экспедициясе планлы рәвештә археолгик тикшеренүләр белән шөгыльләнә (җитәкчесе – З.С. Самашев). Күп кенә корылмалар (мәчетләр, торак һәм хуҗалык биналары, төрбәләр) өйрәнелә, урта гасырлардагы шәһәр халкының хуҗалык итү һәм көнкүреше тарихы буенча байтак материал туплана.

Әдәбият

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Гончаров Е.Ю. О городище Сарайчик // Диалог культур Евразии: вопросы средневековой истории и археологии. Казань, 2001.

Тасмагамбетов И., Самашев З. Сарайчик. Алматы, 2001.

Пачкалов А.В. Время возникновения города Сарайчук: Нумизматические и археологические материалы, письменные источники // Международное (XVI Уральское) археологическое совещание: материалы международной научной конференции. Пермь, 2003.

Автор – И.Л.Измайлов