Эчтәлек

Гомер еллары: IX йөзнең икенче яртысы – X йөз башы.

Ибне Рустә чыгышы белән фарсылардан.

Якын һәм Урта Шәрекътә, Көнчыгыш Европада була. «Китаб әл-гилан ән-нәфисә» («Кыйммәтле хәзинәләр китабы») әсәре авторы. Әлеге хезмәтнең безнең көннәргә килеп җиткән җиденче томында Идел буе Болгар дәүләте турында кыйммәтле мәгълүматлар бар.

Ибне Рустә, болгар җирләрендә барсил, әсәгел һәм болгар кабиләләре яши, алар бер үк рәвешле тормыш алып бара, дип искә ала. Болгарларның күбесе һәм аларның хакиме Алмыш ислам дине тота, ә дәүләттә мәчетләр һәм дини уку йортлары – мәдрәсәләр бар, дип ассызыклый.

Шулай ук болгарлар бодай, арпа, тары һ.б. бөртекле культуралар игә, алардан икмәк пешерә, дип билгеләп үтә.

Халык патшага ясакны атлар белән түли; хәзәрләр руслар белән сәүдә итешә, читтән кыйммәтле мехлар (кеш, ас, куян) кертәләр. Сәүдәгәр кораблары болгар патшасына пошлина – товарларының уннан бер өлешен түли.

Акча әйләнешендә тәңкәләр урынына сусар тиреләре, алар белән бергә мөселман илләре дирһәмнәре кулланыла.

Болгар сугышчылары атка атланып йөриләр, көбә кияләр, «тулысынча коралланалар» һәм еш кына бортас җирләренә һөҗүм итәләр, аларның торак пунктларын туздыралар, кешеләрен әсирлеккә алалар, дип яза.

Әдәбият

Хвольсон Д.А. Известия о хазарах, буртасах, булгарах, мадьярах, славянах и руссах Абу-Али Ахмеда бен Омар Ибн-Даста. СПб., 1869.

Крачковский И.Ю. Арабская географическая литература: избранные сочинения. М. – Л., 1957. Т. 4.