Татарларның классик мәгарифе мисалында автор элитар мәгарифне оештыруның этнодидактик принципларын ача: күп баскычлылык һәм күп функциялелек. Дини мәдрәсә – 10 баскычтан, җәдит мәдрәсә 4 бүлектән тора, бу укучылар алдында программаны индивидуаль темпта үзләштерү мөмкинлеген ача, шулай ук мәдрәсәне тәмамлау вакытына һөнәри үзбилгеләнүнең берничә вариантын бирә. Мәдрәсәдә укыту процессын оештыруның этнодидактик принциплары: укучыларның мөстәкыйль активлыкларына таяну һәм алган белемнәрнең конверсиялелеккә юнәлеше. Әлеге принциплар хәзерге вакытта да кирәкле. Аларның актуальлеге һәм тормышчанлыгы мәкалә авторы тарафыннан ышанычлы раслана.

Сылтама ясау өчен: Ялалов Ф.Г. Этнодидактика элитарного образования татарского народа // Научный Татарстан. 2004. №4. С.86–91.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Фәрит Габделгазиз улы Ялалов, педагогика фәннәре докторы, профессор, Түбән Кама муниципаль институты ректоры.