Административ-территориаль буйсынуы

1905 елда Украинадан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Варваринка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Ормышлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Заря” колхозы оештырыла, 1950 елда – “Красный Октябрь” колхозы (Иске Варваринка), 1958 елдан берләштерелгән “Авангард” колхозы (Болгар, Бохар, Яңа Елхово, Иске Варваринка, Ормышлы авыллары) составында.

Халык саны

1920 елда – 428,
1926 елда – 496,
1938 елда – 425,
1949 елда – 356,
1958 елда – 234,
1970 елда – 237,
1979 елда – 58,
1989 елда – 19,
2002 елда – 7,
2010 елда – 6,
2017 елда – 4 кеше (руслар).