Биографиясе

Чын исем-фамилиясе Судрабс Ян Фридрихович.

1888 елның 13/14 декабре, Лифляндия губернасы, Веденский өязе, Розенбек волосте Паутины усадьбасы — 1938 елның 11 феврале.

Приход училищесендә белем ала.

1905 елдан Латыш крае социал-демократиясе (СДЛК) әгъзасы. 1905–1907 елгы революциядә (Латвия) катнаша, Рига комитеты һәм СДЛК ҮК пропагандисты.

1908 елда халык укытучысы исеменә имтихан тапшыра, приход училищесендә эшли.

1912 елдан Мәскәүдә: А.Л.Шанявский университетында тыңлаучы, латыш социал-демо­кратлары төркемен оештыручы.

1915 елда революцион эшчәнлеге өчен Иркутск губернасына сөрелә. 1916 елда кача, Петроградка кайта, РСДРП(б)ның Петроград комитеты составына кертелә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Выборг ягы большевиклары төркемен җитәкли, Выборг районында Кызыл гвардия оештыручыларның берсе; Петроградта Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша, Вакытлы революцион комитет әгъзасы. Октябрь революциясеннән соң НКВДның коллегия әгъзасы.

1918–1921 елларда Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең коллегия әгъзасы. 1918 елның май–июлендә Бөтенроссия контрреволюция белән көрәш гадәттән тыш комиссиясенең бүлек башлыгы.

1918 елның июль–ноябрендә Гадәттән тыш комиссия һәм Хәрби трибунал рәисе, Көнчыгыш фронтның Реввоенсовет әгъзасы.

Казанда Лацис шәһәрне саклау өчен Көнчыгыш фронтның Гадәттән тыш комиссиясен һәм чекистлар отрядын берләштерә. Зөя шәһәрендә армия һәм өяз гадәттән тыш комиссияләрен оештыра. 1918 елның ноябре — 1920 елның сентябрендә Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең яшерен-оператив бүлеге башлыгы (бүленеп: 1919 елның апрель–сентябрендә Бөтенукраина гадәттән тыш комиссиясе рәисе). 1921–1932 елларда административ-хуҗалык, партия һәм дәүләт эшендә: Главсоль рәисе, Тау сәнәгате баш идарәсе башлыгы урынбасары, РСФСР Җир эшләре халык комиссариатының коллегия әгъзасы, ВКП(б) ҮКның авыл бүлеге мөдире урынбасары һ.б.

1932 елдан Г.В.Плеханов исемендәге Халык хуҗалыгы институты директоры (Мәскәү). СССР БҮБК, ҮБК әгъзасы. Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

1937 елда контрреволюцион милли оешмада торуда гаепләнеп кулга алына, репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Два года борьбы на внутреннем фронте. М., 1920; Чрезвычайная комиссия по борьбе с контрреволюцией. М., 1921.

Әдәбият

Королёв В.Г. Я.Лацис. М., 1980;

Политические деятели России 1917: Биогр. словарь. М., 1993.