Мишә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 23 км, бассейнының мәйданы 115,9 км2. Питрәч районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Иске Шигали авылыннан 7 км төньяктарак, тамагы Питрәч авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 57 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Суланың 1 дән 3,6 км га кадәр озынлыктагы 10 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 180 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,195 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Сула бассейнында суының гомуми күләме 1,1 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.