Биографиясе

1947 елның 4 июнендә Мөслим районы Симәк авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1973).

1966 елдан Мамадыш шәһәрендә Пионерлар йорты директоры булып эшли.

1970 елдан Казанда: ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында мөхәррир, 1974 елдан «Ялкын» журналында бүлек мөдире, «Яшь ленинчы» (1983–1987) һәм «Мәгариф» (1993–1997) газеталарында әдәби хезмәткәр.

1997–2004 елларда Казан педагогия көллиятендә укытучы.

Иҗаты

Шәрифуллина иҗатының төп юнәлешләре – лирика һәм балалар өчен шигырьләр. «Яңгыр җиле» (1984), «Зәңгәр эңгер» (1991), «Таң чыгы» (1998), «Уйлы еллар» (2003), «Тамды яшем» (2012) шигырь җыентыклары, «Мәхәббәтнең җиде төсе» хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы (2007); балалар өчен «Безнең зоопарк» (1976, 4 нче басма, 1999), «Җитәкләшеп җил белән» (1990), «Ничек, нинди, ни төсле?» (2000) шигырь җыентыклары, «Иң матур әни» (1999), «Алтын балык» (2000), «Баллы балачак» (2009) әкиятләре авторы.

«Мизгел» мемуарлар повесте (1986) һәлак булган ире Ф.Шәфигуллинга, «Асрамага бала бирәм» (1994), «Казаныңа ни салсаң...» (2005) очерклар җыентыклары мәгариф, педагогика тарихына, халык мәгарифенең танылган эшлеклеләренә багышлана.

Шәрифуллина шигырьләренә композиторлар Ә.Бакиров, Р.Яхин, Н.Җиһанов, Р.Гатауллин, И.Закиров популяр җырлар иҗат итәләр.

Әсәрләре

Cөюемнән мин бер чибәр идем. Казан, 2005.

Әдәбият

Фәттах Н. Шигърият күгенә // Казан утлары. 1984. №10.