- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәре докторы (1989 ел), профессор (1998 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1997 ел)
1931 елның 25 маенда Бөгелмә районы Кече Бөгелмә авылында туа.
Мәскәү нефть институтын тәмамлый (1955 ел).
1955–1967 елларда «Татбурнефть» трестында (1959 елдан инженер-диспетчерлык һәм җитештерү-техника хезмәте башлыгы).
1967–1979 елларда ТатНИПИнефтьтә (1969 елдан скважиналардагы суларны селектив изоляцияләү лабораториясе мөдире).
1979 елдан Нефтепромхим фәнни-тикшеренү институтында, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның физико-химик ысулларын эшләү технологиясе бүлеге мөдире (1986 елдан).
2005 елдан «ИДЖАТ» АҖнең генераль директоры.
Бер үк вакытта Удмурт университетында һәм Уфа нефть университетында укыта.
Нефтьле коллекторга, химик реагентлар кулланып, суландырылган зоналарда сарку каршылыгын арттыруга нигезләнгән тәэсир итү моделен эшли. Әлеге модель нигезендә файдалануның соңгы стадиясендә сулы ятмаларның нефть бирүчәнлеген арттыра торган күп кенә технологияләр эшләнә, алар Урал-Идел буе һәм Көнбатыш Себердәге нефть һәм газ чыгару предприятиеләрендә киң кулланыла.
Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1999 ел).
Ограничение притока пластовых вод в нефтяные скважины. М., 1976 (автордаш);
Влияние полимердисперсных систем на выработку продуктивных пластов // Нефтяное хозяйство. 1991. № 4 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.