Авыл 1710 елдан мәгълүм.

1960 еллар башына кадәр рәсми чыганакларда 2 мөстәкыйль торак пунктка бүленә: Татар Карасуы һәм Рус Карасуы, беренчесендә – татарлар, икенчесендә руслар һәм чуашлар яши (XVIII йөз ахырында урнашканнар). 1965 елның 17 маеннан хәзерге исемендә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау, сумала куу, дегет кайнату, агач эше, тимерчелек, итек тегү, киез җитештерү, йон-тукыма ману-бизәк төшерү.

XVIII йөз башында авылда беренче мәчет ачыла, 1851 елда яңасы төзелә, 1904 елда мәчет яна, 1906 елда яңадан торгызыла. 1904 елда икенче мәчет ачыла. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшли.

1901 елда авылның рус-чуаш яши торган өлешендә бер класслы земство мәктәбе ачыла.

1831−1867 елларда волость идарәсе урнаша.

XX йөз башында авылда земство ветеринария хастаханәсе, тегермән, 3 ярма яргыч, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2796 дисәтинә тәшкил итә.

Авылның православие динендәге халкы Сөнчәле авылы Вознесенский чиркәве приходына карый.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волосте составына керә.1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Карасу авыл җирлеге үзәге.

1930 елларда “Комсомолец” колхозы (Рус Карасуы авылы) һәм Тукай исемендәге (Татар Карасуы авылы) оештырыла, соңрак Тукай исемендәге колхозга берләшәләр. 1957 елда колхоз “МЮД” совхозы составына керә, 1982 елда аның составыннан “Сөнчәле” совхозы, 1989 елда “Сөнчәле”дән “Карасу” совхозы бүленеп чыга. 1996 елдан “Карасу” күмәк предприятиесе. 2006−2014 елларда “Агрофирма “Вамин − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 2014 елдан “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда тулы булмаган урта мәктәпкә (1934 елда яңа бина төзелә), 1961 елда –сигезьеллыкка, 1995 елда тулы булмаган урта мәктәпкә (яңа бина төзелә) үзгәртелә. 2010 елдан мәктәп З.Т.Шәрәфетдинов исемен йөртә.

Авылда мәктәп – балалар бакчасы комплексы (2016 елдан), күп функцияле үзәк, авыл клубы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) эшли.

Авыл янында монголларга кадәрге Болгар чорына караган Карасу шәһәрлеге һәм Карасу авыллыгы археологик истәлекләре табыла.

Күренекле кешеләре

Н.Г.Гыйматдинова (1956 елда туган) – язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.Г.Зәйниев (1987 елда туган) – драматург, актер;

З.Т.Шәрәфетдинов (1950−2002) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профеессор, ТССРның атказанган мәктәп укытучысы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Чаллы педагогика институты ректоры (1990−2002 елларда).

Халык саны

1782 елда – 123 ир заты;
1859 елда – 1053,
1897 елда – 1800,
1908 елда – 2307,
1920 елда – 2446,
1926 елда – 2044,
1938 елда – 1724,
1949 елда – 1109,
1970 елда – 1317,
1979 елда – 1127,
1989 елда – 676,
2002 елда – 629,
2010 елда − 550,
2015 елда − 511 кеше (татарлар).