Гомуми мәгълүмат

Свердловск өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1923 елда Әртә районы буларак оештырыла, 2006 елдан шәһәр округы статусын ала. Үзәге – шәһәр тибындагы Әртә поселогы (Екатеринбург шәһәреннзн 203 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан).

Халкы – 28139 кеше (2015 ел), шул исәптән татарлар – 2128 кеше. Күбесенчә Әҗегол (2015 елда – 786 кеше), Манчаж Тамак (153), Әртә-Шигер (415), Бакый (280), Биккенә (194), Бикмәт (177), Поташ (99), Торна (62) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Төбәк татар мәдәнияте үзәге, «Нур» вокаль ансамбле (1976 елдан), «Очкын» татар коллективы (Әртә Шигер авылы) һәм татар халык театры (1965 елдан, 1977 елдан халык исемен йөртә, Әҗегол авылы) эшли.

2015/2016 уку елында округ территориясендә татар теле предмет буларак өйрәнелгән этномәдәни (татар) компонентлы ике мәктәп эшли (Әҗегол һәм Әртә Шигер авыллары).

2003 елда Әртә һәм Әчет шәһәр округларының татар мәктәпләре директорлары киңәшмәләре кысаларында Манчаж Тамак авылы мәктәбендә татар теленнән мастер-класс үткәрелә, татар теле укытучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук Әҗегол, Манчаж Тамак, Әртә Шигер, Түбән Арый (Свердловск өлкәсенең Әчет шәһәр округы), Гайнә (Свердловск өлкәсенең Әчет шәһәр округы) мәктәпләре директорлары өчен гамәли дәресләр оештырыла; Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең рәхмәт хатлары тапшырыла.

Әртә шәһәр округының Үзәк китапханә системасы фондында 1185 берәмлек татар басмасы бар.

«Урта Уралның яшь интеллектуаллары» фестиваленең муниципаль моделе кысаларында ел саен татар теле буенча олимпиада үткәрелә. Әҗегол мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадаларында җиңү яулыйлар; Әртә Шигер мәктәбе укучылары даими рәвештә өлкәдәге Җәлил һәм Тукай укуларында катнашалар.

2014 елда Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында Сәүдә‑икътисади, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Әҗегол һәм Манчаж Тамак авылларының белем бирү учреждениеләре җирлегендә Татарстан Республикасының мәгариф көне үткәрелә.

«Районның этномәдәни картасы» программасын тормышка ашыру кысаларында, Әҗегол мәктәбе җирлегендә, шулай ук Балалар иҗат үзәге педагоглары тарафыннан укучыларны татар мәдәнияте белән таныштыру эше алып барыла. Әртә тарих музееның этнография залында татарларның киемнәре һәм өй кирәк-яраклары күргәзмәгә куелган.