Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Писцовый кенәгәләрдәге хәбәрләргә караганда, 1553 елда авыл йомышлы кешеләр Люткиннарга биләмә буларак бирелә, алар анда Углич һәм Кострома шәһәрләре янәшәсендәге утарлардан крестьяннарны күчереп утырталар. Революциягә кадәрге чыганакларда чиркәү атамасы буенча Спасское буларак мәгълүм.

Православие приходы XVII йөз уртасында оеша. 1735 елда, башка мәгълүматлар буенча 1757–1763 елларда алпавыт И.Ф.Люткин акчасына Спас чиркәве төзелә (XVII йөз Мәскәү «посадчыл» стиленең архаик элементлары кергән рус бароккосы дини архитектура истәлеге; икенче аталышы – Происхождение Честных древ Креста Господня чиркәве, 1821 елда анда Казан университеты профессоры К.Ф.Фукс һәм дворян кызы, шагыйрә А.А.Апехтинага кәбен коялар; 1940 елда чиркәү ябыла, соңрак аның бинасында мәктәп класслары, остаханә, складлар, гараж, ат абзары урнаша; 1990 елларда кабат эшли башлый).

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, сәүдә эше, утын әзерләү, буяу-ману кәсепчелеге һәм он тарту тарала.

1861 елга кадәр авылда 200 раскольник гаиләләре яши, соңрак алар Казанга күченеп китәләр (шуңа күрә чиркәү авыл читендә кала).

1882 елгы янгыннан соң халыкның бер өлеше Колкомерка авылына күченә.

XIX йөздә авылда беренче гильдия сәүдәгәре, Казанның мактаулы гражданы И.И.Апаков утары урнаша (ул аны 1867 елда алпавыт хатын В.Н.Пыхачёвадан сатып ала, утар 9 йорттан, су тегермәненнән, умарталыктан тора); 1888 елда утар алпавыт О.Я.Молотковка сатыла, 1890 елда алпаывыт анда ике катлы йорт төзетә (җирле халык арасында «ак йорт» дип йөртелә, 1920 елда аның соңгы хуҗасы Я.И.Молотков Ак армиядәге хезмәте өчен кулга алына һәм хөкем ителә, совет чорында бинасында «Кулаевский» совхозының балалар бакчасы (1987 елга кадәр) авыл китапханәсе урнаша, түбәнге каты торак буларак файдаланыла, XX йөз ахырында юкка чыга).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Спас чиркәве, земство мәктәбе (1877 елда чиркәү-приход мәктәбе (1869) җирлегендә ачыла, 1888 елда – өчьеллык, 1906 елда дүртьеллык мәктәп итеп үзгәртелә), су тегермәне, тимерчелек, трактир, казна шәраб, сыраханә һәм 32 вак-төякләр кибете эшли, шимбәдә базар үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1062,23 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волосте үзәге була.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Колай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда алпавыт Я.И.Молотков җирләрендә «Центросоюз» хуҗалыгы оештырыла. Аңа элекке алпавыт хатын А.Е.Паллиха (Тальиха) биләмәләре дә кушыла (Карповка поселогы тирәсендә). Ул райондагы беренче совхоз була.

1922 елда «Центросоюз» Григорьев исем. совхоз итеп үзгәртелә (Колай, Барановка (хәзер – Кощаково авылы составында), Крутовка (хәзер сакланмаган) авыллары, Карповка поселогы керә).

1930 елда – «Новая жизнь» колхозы (беренче рәисе – С.А.Луканихин), 1932 елда «Кулаевский» совхозы (беренче директоры – Г.Е.Клюга) төзелә, 1957 елда алар «Кулаевский» совхозына берләштерелә (үзәк утары – Питрәч авылы; эреләндерелгән совхозга Яңа Шигали, Иске Шигали, Ленино-Кокушкино, Олан Иле; Шихазда авыллары керә), 1964 елда ул хуҗалык «Кулаевский» (үзәк утары – Колай авылы; Беренче Май поселогын да үз эченә ала) һәм «Пестречинский» (үзәк утары – Шихазда авылы) совхозларына бүленә.

1995 елда «Кулаевский» һәм «Ильинский» совхозлары кушылып, «Кулаевский» күмәк предприятиесе оештырыла, 2004 елда ул – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, соңгысы тиздән «Соя Кулаево» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. 2018 елдан авылда «Агролак-К» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда башлангыч мәктәп җирлегендә җидееллык мәктәп ачыла, 1961 елда – сигезьеллык, 1981 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1978 елда яңа бина төзелә).

1981 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее эшли (оештыручысы – В.А.Сергеев).

Авылда китапханә (1932–1957 елларда – уку өе, 2007 елдан – мәдәният йорты бинасында), «Колокольчик» балалар бакчасы (1927 елдан, 1937 елдан – элекке алпавыт Я.И.Молотков йортында, 1985 елдан – яңа бинада), мәдәният йорты (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1938 елдан – табиблык участогы, 2013 елдан – яңа бинада) бар.

Мәдәният йорты каршында «Бэмс», «СоКуРеТа», «Родничок» хореография коллективлары, «Золотая рыбка» театр студиясе, «Рябинушка» (барысы да – 2007 елдан), «Фантазия», «Карамельки» (икесе дә – 2015 елдан) вокаль ансамбльләре эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

Күренекле кешеләре

А.А.Архипов (1928 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, «Новая жизнь» колхозы рәисе (1953–1957), «Кулаевский» совхозы директоры (1963–1967), Ленин ордены кавалеры;

В.А.Сергеев (1949 елда туган) – төбәк тарихчысы.

РСФСРның атказанган укытучысы, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Т.Г.Кутасованың (1908–1954 елларда җирле мәктәптә укыта); укытучы, 66 ел буе (1877–1934) авыл мәктәбендә укыткан Е.И.Суганованың (Елагино авылы, хәзер сакланмаган – 1953, Колай авылы; мәктәп бинасы диварында аның истәлегенә мемориаль такта урнаштырылган) тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле.

Халык саны

1782 елда – 302 ир-ат;
1859 елда – 594,
1897 елда – 546,
1908 елда – 637,
1920 елда – 876,
1926 елда – 757,
1949 елда – 798,
1958 елда – 729,
1970 елда – 1064,
1979 елда – 1090,
1989 елда – 968,
2002 елда – 1040,
2010 елда – 1037,
2020 елда – 1056 (руслар, татарлар).