- РУС
- ТАТ
1892 елның 15 июле, Минск губернасы Несвиж шәһәре — 1953 елның 12 мае, Казан.
1916 елда Казан университетын тәмамлагач, шәһәр земство хастаханәсендә, күз клиникасында эшли, 1918 елдан Кызыл Армиядә, 1921 елдан Казан ГИДУВының терапия клиникасында, бер үк вакытта (1926–1936 елларда) Уралда Ново-Сергеевск курортында киңәшче, 1931 елдан Кызыл Хачның Россия җәмгыяте поликлиникасы һәм Казанда НКВД санчасте табибе. 1935 елдан Казан ГИДУВында, 1937 елдан физиотерапия кафедрасы мөдире, 1941 елдан дәвалау буенча директор урынбасары, 1945–1946 елларда факультет деканы.
Хезмәтләре эксперименталь һәм клиник физиотерапиягә карый. Клячкин кыска дулкынлы һәм ультрашәмәхә нурларны, зарарланган үзәктән читтәге нерв системасын дәвалау өчен аларны куллануны өйрәнә; хәрби имгәнүләр, җәрәхәтләрне дәвалауда физиотерапия ысулларын тәкъдим итә.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Лечение экстрапульмонального tbc ультрафиолетовыми лучами // Казан. медицина журн. 1927. Т. 23, № 6/7 (автордаш);
Физиотерапия в условиях участка // Медицина. 1929. № 12.
Клячкин Л.Н.: Некролог // Красная Татария. 1953. 14 мая.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.