Татарстан Республикасының хәзерге Әгерҗе районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән 33 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Әгерҗе районы Чишмә авыл советы, 1948 елдан – Алабуга районы Чишмә авыл советы, 1956 елдан – Нәҗәр авыл советы, 1966 елдан – Әгерҗе районы Тирсә авыл советы составында.

Халык саны – 52 кеше (1930 ел, руслар), 18 кеше (1956 ел, руслар), 14 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.