Биографиясе

1950 елның 27 сентябре, Казан — 2007 елның 7 июне, шунда ук.

Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлый (1972).

1991 елдан «Идел» («Идель») журналында әдәби мөхәррир.

Иҗаты

«Хәтер яфраклары» («Листья памяти», 1984), «Төнге сөйләшү» («Ночной разговор», 1993), «Кирегә санау» («Обратный отсчёт», 2000) лирик җыентыклары, балалар өчен язылган «Дөньяда бар нәрсә дә кызыклы» («Всё на свете интересно», 1986), «Буйлы-буйлы бер нәрсә» («Что-то полосатое», 2003) китаплары авторы.

Малышевның поэзиясе — ясалма пафостан принципиаль ерак торган «тыныч лирика»; балалар өчен язган шигырьләренә йомшак юмор хас.

Рус теленә Г.Кандалый, Дәрдемәнд, Ф.Кәрим, Х.Туфан, З.Нури, Ш.Галиев, И.Юзеев, Х.Халиков, Ә.Гадел, Р.Мингалим, Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин, Г.Зәйнашева, Р.Вәлиева, М.Фәйзуллина әсәрләрен, мөнәҗәтләр тәрҗемә итә.

Әдәбият          

Страшнов С. Возраст ответов (о молодой волжской поэзии) // Молодые о молодых. М., 1988.                  

Автор — Р.Р.Мусабәкова