Биографиясе

1835 елның 18 апреле, Мәскәү — 1877 елның 9 гыйнвары, Санкт-Петербург.

Мещаннар катлавыннан.

Мәскәү университетын тәмамлый (1856).

1856–1858 елларда Мәскәү генерал-губернаторы канцеляриясендә хезмәт итә. Бер үк вакытта, 1857–1858 елларда, «Молва» газетасы редакциясе (Мәскәү) әгъзасы.

1858–1860 елларда Ярославль шәһәренең Демидовлар юридик лицее профессоры.

1860–1864 елларда Казан университетында: 1861–1862 елларда адъюнкт, 1862 елдан җинаять һәм полиция законнары кафедрасы экстраординар профессоры. 1861–1864 елларда «Учёные записки Императорского Казанского университета» журналы мөхәррире.

1864–1866 елларда Петербург университетының җинаять хокукы, суд төзелеше һәм суд эшләрен башкару кафедрасы доценты, 1866–1868 елларда экстраординар профессоры, 1868 елдан ординар профессоры. 1864 елдан Хокук белеме училищесендә, Хәрби-юридик академиядә, Диңгез министрлыгында (Санкт-Петербург) укыту эшендә. 1865–1868 елларда «Журнал Министерства юстиции» журналы мөхәррире. «Судебный вестник» газетасына нигез салучы (1866) һәм аның мөхәррире (1868–1871). 1872 елдан «Биржевые ведомости» газетасында әдәби бүлек мөдире.

Россиядә 1864 елгы Мәхкәмә реформасын уздыруда катнаша. Славянофиллар карашын яклый, уртача либераль позициядә тора. Юриспруденциядә догматик юнәлеш вәкиле. «Җәза хокукы турында» («О праве наказания», Ярославль, 1859), «Кул сузу турында» («О покушении», СПб., 1866) хезмәтләрендә Гегель философиясе постулатына туры китереп җинаять һәм җәза турындагы тәгълиматка аңлатма бирә. «Җинаять хокукы теориясеннән очерк» («Очерк теории уголовного права», СПб., 1860), «Җинаять хокукы фәненең хәзерге халәте һәм бурычлары турында» («О современном состоянии и задачах науки уголовного права», СПб., 1860) хезмәтләрендә җинаять хокукының гомуми мәсьәләләрен тикшерә. «Пётр I гә кадәрге чор җинаять хокукы» («О преступном действии по русскому допетровскому праву», 1862) монографиясендә Россия җинаять хокукы институтлары тарихын чагылдыра.

Күп кенә хезмәтләре Көнбатыш Европа һәм Россиядәге җинаять-процессуаль хокук мәсьәләләренә багышлана.

Юридик әдәбиятка караган мәкалә һәм фельетон җыентыклары авторы.

Хезмәтләре     

Опыты по уголовному праву: В 2 ч. СПб., 1866–67; 

Экс. На полпути: Очерки и заметки. СПб., 1874.

Әдәбият     

Кистяковский А.Ф. Воспоминания об учёной деятельности покойного профессора А.П.Чебышева-Дмитриева. Киев, 1877; 

Агафонов Н.Я. Заволжская вивлиофика. К., 1887. Ч. 1; 

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.

Автор — Е.Б.Долгов