Мәкалә тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, Казан федераль университетының атказанган профессоры Рәмзи Кәлимулла улы Вәлиевкә багышлап, аның 85 яшьлек юбилее уңаеннан языла.

Анда Р.К.Вәлиевнең төп тормыш этаплары тарихи биографик контекстта кыскача карала. Россия тарихында үзгәрешләр чорында аның Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы булган вакытка, һәм докторлык диссертациясен яклавының озакка сузылуына аерым игътибар бирелә. Мәкаләдә шулай ук Р.К.Вәлиевнең фәнни-тикшеренү иҗаты чагылдырыла һәм аның Татарстан “суверенитеты”на карата фикерләвенә басым ясала.

Моннан тыш, Р.К.Вәлив тирәсендәге кешеләр һәм аның үзенең укытучыларына, коллегаларына һәм укучыларына мөнәсәбәте, шулай ук аспирантлар һәм студентларның аны яратулары кыска һәм аңлаешлы анализлана.

Сылтама ясау өчен: Шайдуллин Р.В. Некоторые штрихи из жизни и научного творчества Рамзи Калимовича Валеева // Научный Татарстан. 2022. №2. С.60–68.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Шәйдуллин Рафаил Вәли улы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире, e-mail: srv60@yandex.ru