Иделнең сул кушылдыгы.

Озынлыгы 75,3 км, бассейнының мәйданы 1016 км2. Әлки, Алексеев һәм Спас районнары территориясеннән ага. Елга башы Әлки районының Югары Матак авылы, тамагы Спас районының Вожи поселогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 53 м. Елганың су җыелу урыны төньяк-көнбатышка авышкан һәм җиңелчә бүлгәләнгән тигезлектән гыйбарәт. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 9%, сөрү җирләре 65%. Елга үзәне асимметрияле, киңлеге үрге агымында 60 м дан тамак өлешендә 2 км га кадәр. Елга ярлары текә (20-60°), кайвакыт 8 м биеклеккә җитеп, терраса киртләчләре хасил итә. Сул кушылдыкларының үрге агымында карст процесслары күзәтелә.

Актай елгасының 1 дән алып 25 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Чаллы (12 км), Ромодан (15 км) – уң кушылдыклары, Салман (25,3 км), Сушка (17,7 км) – сул кушылдыклары. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Елга режимын күзәтү Караваево авылы янындагы гидрологик постта үткәрелә (1935 елдан). Караваево авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 4 м чамасы (максималь – 6 м). Язгы ташу март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана, бу вакытта еллык су агымының 80-90%ы үтә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Караваево авылы янында уртача күпьеллык су чыгымы 2,1 м3/с тәшкил итә. Максималь су чыгымы 480 м3/с. Су агымының торышы тотрыклы түгел, түбән. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,442 м3/с.

Җәйге саегу кайвакыт яңгыр ташкыннары белән үзгәрә, әмма күп кенә урыннарда елга кибә, моның сәбәбе җир асты суларының җитәрлек булмавына бәйле. Кышкы саегу боз күренә башлау вакытында, гадәттә, ноябрьнең беренче яртысында башлана. Кыш азагына бозның калынлыгы 90 см га җитә, максималь калынлыгы 155 см (1969).

Суы бик болганчык (1200 г/м3 ка кадәр). Елга утырмаларының уртача еллык күләме 82 мең т. Утырмаларның уртача еллык модуле 120 т/км2 (Караваево посты).

Суы гидрокарбонат-кальцийлы, язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Актай елгасы бассейнында гомуми күләме 6,9 млн. м3 булган 8 буа бар. Суы сугару һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.