Тарихы

1653 елдан мәгълүм (XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнгән дип фаразлана). Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Тенивраг Сулабаш, Малые Шулабиши исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 1 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 819,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Дөбъяз авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Чурнаш” һәм “Спартак” колхозлары оештырыла. 1950 елда алар “Спартак” колхозына берләштерелә. 1973 елдан – “Дөбъяз” (үзәк утар Дөбъяз авылында урнаша) совхозы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда “Хәят” мәчете (2012 елдан), 2014 елга кадәр – китапханә, 2015 елга кадәр – клуб эшли.

Күренекле кешеләре

Х.Габәши (1863 – 1936) – илаһият галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тюрколог Оренбург Мөселман диния нәзарәте казые (1895 – 1899 еллар);

С.Габәши (1891 – 1942) – татар музыка сәнгатенә нигез салучы, композитор, педагог һәм музыка-җәмәгать эшлеклесе, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы;

Р.С.Сафиуллина (1928 – 2001) – сыер савучы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 66 ир-ат;
1859 елда – 445,
1897 елда – 652,
1908 елда – 896,
1920 елда – 719,
1926 елда – 726,
1938 елда – 617,
1949 елда – 418,
1958 елда – 295,
1970 елда – 228,
1989 елда – 167,
2002 елда – 222,
2010 елда – 181,
2017 елда – 200 кеше (татарлар).